Мәктәпне Татарстан Президенты белән бергәләп ачканнар
Бу истәлекле вакыйга район тормышында шуның белән онытылмаслык булган, мәктәп ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашкан.
(Тәтеш, 24 февраль, “Тәтеш таңнары”). Безнең махсус проектны тормышка ашырганда, мин 2003 елда басылып чыккан “Авангард” газетасында Пролей-Каша авылында яңа мәктәп бинасы ачылуы
турындагы язмага игътибар иттем.
Бу истәлекле вакыйга район тормышында шуның белән онытылмаслык булган, мәктәп ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашкан.
Бәйрәм чарасы хакында утызга якын массакүләм мәгълүмат чарасы яктырткан, халык телендә уку йортын президент мәктәбе дип йөрткәннәр.
Мәктәп ачылу тантанасында катнашкан авыл кешеләреннән мин шул вакыттагы мизгелләрне искә төшерүләрен һәм үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклашуларын үтендем.
Нәкыя Старостина, татар теле укытучысы булып эшләгән:
– Ике катлы яңа мәктәп ачылуын бөтен авыл түземсезләнеп көтте, чөнки иске мәктәп моннан йөз ел элек төзелгән булган. Җирле үзидарә вәкилләре, укытучылар һәм мәктәп укучылары барысы да бергәләп җыелып, яңа мәктәпнең кайда буласын хәл иткәннәр иде. Мәктәп ачылу көнендә безгә республикабыз Президенты Минтимер Шәймиев үзе килергә тиеш дип әйттеләр, әмма күпләр моңа ышанмады.
Август аенда бөтен мәктәп умарта оясы кебек гүләп торды: барысы да эшләнгәнме, барысы да чистамы икәнлеген тикшерделәр. Сукмак буйларына чыршылар һәм газонга чәчәкләр утырттык. Матурлык иде! Бу чын бәйрәм булды, күрше авыллардан кешеләр, район үзәгеннән кунаклар күп килде. Татарстан Президенты киләсенә соңгы минутка кадәр икеләндек, бары тик вертолет тавышы гына безне моның шулай буласына ышандырды.
Һәм менә тантаналы мизгел җитте – көчле алкышлар астында кызыл тасма киселде, мәктәп кунакларны кабул итте.
Елена Романова, мәктәп директорының укыту һәм класстан тыш эшләр буенча урынбасары:
– Яңа мәктәп ачылуга без озак әзерләндек. Ул җәйдә безнең беркемнең ялы булмады диярлек, әмма беркем дә зарланмады – барысы да яңа мәктәптә эшләргә теләде.
Мәктәп ачылуга мин кызым Полинаны да алып бардым, аның республикабыз Президентын күрәсе килде. Кызыл тасма киселгәч, Минтимер Шәрипович Полинаны чакырып алды, аның башыннан сыйпады һәм истәлекле тасма кисәген тапшырды. Соңыннан ул моның белән бик горурланды.
Елена Трифонова, физкультура укытучысы:
– Бездә мәктәпне төзегәндә Эльбрус Кадыйрович дигән кодрәтле прораб бар иде. Ачылу алдыннан мәктәпне юдылар, аннары иртәнгегә кадәр җиһазлар җыйдык, диварларны бизәдек, безнең белән Галина Андреевна Абмаева һәм тагын бер Галина, фамилиясен хәтерләмим, бизәү эшендә катнаштылар. Президент Шәймиев вертолетта очып килгәндә балаларның инде линейкага тезелеп куюын, һәркемнең дә шатлануын, “әнә, әнә, очалар, очып киләләр” дип әйтүен, хәтта күзләр яшьләнүен, хәтерлим әле.
Вера Тойкина, башлангыч сыйныфлар укытучысы:
– Мәктәп ачылган ел безнең гаилә өчен бик истәлекле һәм әһәмиятле булды: бирегә берьюлы өч кеше – әнием, апам һәм мин – эшкә килдек, ә кызым Юлия беренче сыйныфка укырга керде. Ә ачылыр алдыннан барысы да эшләделәр, хәтта башка мәктәпләрдән дә ярдәмгә килделәр. Мин килгәндә мәктәптә өч беренче сыйныф бар иде, безнең авылдан һәм Ивановкадан балалар укыды, барлыгы 50 кеше иде. Без яңа мәктәпкә шулкадәрле шатландык – ул якты, иркен иде. Ольга Александровна Голованова җитәкчелегендәге безнең коллектив бик тату булды. Шул чактагы уку елында безгә кунаклар күп килде, төрле дәрәҗәдәге тикшерүләр үткәрелде, без барысын да лаеклы каршылый һәм үзебезнең һөнәри осталыкны дәлилли алдык.
Юлия Тойкина, 2003 елда беренче сыйныфка барган:
– Миңа сәламләү шигырьләрен сәнгатьле итеп укырга куштылар. Шундый кечкенә булсам да, миңа ышаныч белдерүләре өчен мин үземне бик мөһим итеп тойдым. Барысы да матур, тантаналы булды.
Мария Гнусарькова, укытучы:
– Яңа бина төзелгәнчегә кадәр мәктәп иске, бүрәнәдән эшләнгән, караңгы, коридорларЫ тар, кышын бик салкын иде. Яңа мәктәп төзеләчәк дип әйткәч, хәтта ышанып та булмады, ләкин аны бик тиз торгыздылар, моның өчен күп кеше хезмәт куйды. Безнең мәктәп матур булып күренсен өчен авыл халкы чәчәкләр алып килде һәм газоннарга утыртты, без чыршылар утырттык, хәзер алар зур булып үстеләр инде...
Катнашучылар әйтүенчә, тантаналы ачылыш вакытында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кешеләр белән аралашкан, авыл халкы белән фотога төшкән, авыл тарихы белән кызыксынган.
Киләсе елга мәктәп бинасы төзелүгә 20 ел тула, хәзер биредә Урюм урта мәктәбе урнашкан, анда Пролей-Каша, Урюм, Богдашкино, Ивановка балалары белем ала. Педагоглар һәм мәктәп укучылары тырышлыгы белән ул шулай ук җәлеп итүчән һәм матур, биредә традицияләр, үзара ярдәмләшү, татулык, бердәмлек яши һәм дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев