Рәшит Габдрахманов: “Ә фото педучилище ишегалдында төшерелгән булган...”
2003 елның октябрь башында “Авангард” газетасында “Тәүге тапкыр – беренче” дип исемләнгән кечерәк язма басылып чыккан булган.
(Тәтеш, 28 апрель, “Тәтеш таңнары”). Фоторәсемдә – Тәтеш педагогия училищесы педагоглары һәм студентлары сурәтләнгән. Алар 19 ел элек җиңел атлетика кроссы буенча ТР Чемпионатында һәм Беренчелегендә район тарихында тәүге тапкыр беренче урынны яулаганнар. Анда республика шәһәрләре һәм районнарыннан егермедән артык команда катнашкан.
“Кросста Т. К. Петрова – педучилищеның физик тәрбия укытучысы (3000 метр ераклыкка көмеш призер булды), шулай ук студентлар Александр Осипов, Илдар Алиуллин, Артем Кудряшов, Алексей Сунейкин, Андрей Тюплин, Гүзәл Азмуханова, Любовь Майорова һәм башкалар бик яхшы чыгыш ясадылар. Киеренке ярышның икенче көнендә тренер Р. Р. Габдрахманов җитәкчелегендәге команда тәүге тапкыр беренче урынны яулады”, – диелгән язмада.
Без җиңел атлетика кроссында катнашучылар белән очраштык һәм алар узган еллардагы вакыйгалар турындагы хатирәләре хакында уртаклаштылар.
Рәшит Габдрахманов, ТРның атказанган тренеры:
– Ярышлар Юдино поселогындагы “Стрела” стадионы базасында узды. Безгә хәрби хезмәткә сәләтле команданы туплау һәм әзерләү насыйп итте. Безнең балалар һәрбер яшь төркемендә ярыш призерлары булдылар. Татьяна Константиновна 3000 метрга йөгерүдә икенче булып килде, Гүзәл Азмуханова кызлар арасында 2000 метрга йөгерүдә җиңүгә иреште, Илдар Алиуллин, Александр Осипов һәм Артем Кудряшов 3000 метрга йөгерү нәтиҗәләре буенча мактау пьедесталының барлык баскычын яулады. Алексей Сунейкин белән Андрей Тюплин үз яшь төркемнәрендә икенче һәм өченче урыннарны алдылар. Командабызда Анатолий Горюнов та бар иде. Әгәр ялгышмасам, ул үзенең яшь төркемендә призер булды. Ә фото без ярыштан кайтканнан соң икенче көнне педучилище ишегалдында “Авангард” газетасы фотокорреспонденты тарафыннан төшерелгән иде.
Татьяна Петрова, РФныңхалык мәгарифе отличнигы:
– Тәтешнең педагогия училищесында укыган чакта ук без Юдинога чаңгы ярышлары һәм җиңел атлетика буенча ярышларга еш йөрдек, шулай булгач трасса миңа таныш иде. Бу чемпионатка никтер бик үк аерым әзерләнмәдем дә, чөнки һәрвакытта әзерлекле идем. Башта өченче булып йөгердем һәм финишка йөз метр калгач кына ыргылыш ясадым. Җиңүгә миңа бик аз гына җитми калды. Үземә шул чакта: ыргылышны бераз иртәрәк ясарга кирәк иде, дигән нәтиҗә ясадым.
Александр Осипов, ярышларда катнашучы:
– Ярышларга безне Рәшит Рәхимович әзерләде. Икенче бер дәресләрдән хәтта сорап китүемне дә хәтерлим. Җиңүебезгә бик шатланган идек, без, кечкенә генә шәһәрдән барган гади студентлар, башкаладагы уку йортларын тәкъдим итүчеләрне җиңә алдык. Ул ярышларда безнең күп яңа дусларыбыз барлыкка килде. Мин бүгенге көндә дә командабызның кайбер вәкилләре белән элемтәдә торам. Мисалга, Алексей Сунейкин, Илдар Алиуллин, Артем Кудряшов белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев