Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Аларның батырлыгы онытылмый

Тәтеш районында Советлар Союзы Герое исеме Бөек Ватан сугышында катнашкан сигез тәтешлегә бирелгән.

(Тәтеш, 9 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Шулай да тарихта шундый очраклар да бар, Герой исеме бирелүгә тәкъдим ителгән кайбер фронтовиклар, төрле сәбәпләр аркасында, әлеге исемне алмый калганнар, җиде тәтешле – шундыйлар исәбендә.

Гәҗитнең Ватан Батырлары көнендә чыгучы бүгенге санында без Тәтеш ягы тарихы музее 
материаллары, шулай ук Интернет-ресурслардан файдаланылган мәгълүматлар буенча, Советлар Союзы Герое исеменә фидакарьлек күрсәткән өчен тәкъдим ителгән якташларның бүләкләү кәгазендәге сугышчан батырлыклары турындагы язмаларны 
бастыруны башлыйбыз.

Чиктән тыш батырлык, кыюлык һәм каһарманлык күрсәткән
Марк Михайлович Ислюков 1918 елда Тайба-Таушево авылында туган. Кызыл Армиягә 25.04.1939 елда Олы Тархан районы хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган. Өлкән сержант, 301нче укчы дивизиянең 823нче артиллерия полкының орудие командиры. Бүләкләү кәгазеннән: “Польшада 14.01.45 елда магнушевский плацдармында немецларның бик нык ныгытылган оборонасын өзгән вакытта үзенең орудие уты белән 3 пулеметны, 3 күзәтү пунктын һәм дошманның 10 солдатын юк итте, бу безнең пехотага дошманның III линия траншея­ларын уңышлы кулга төшерүгә һәм сугышны тирәнтен җәелдереп җибәрүгә йогынты ясады. 15.01.45 елны һөҗүмне алга таба көчәйтеп, укчы подразделение белән бергәләп беренчеләрдән булып Пилица елгасын кичеп чыкты. Аның ярында плацдармны басып алдылар һәм дошман пехотасының, танкларының каршы һөҗүменә карамастан, аны безнең төп көчләр килеп җиткәнчегә кадәр тоткарлап тордылар. Плацдарм һәм аны җәелдерү өчен бәрелештә дошманның 6 каршылыклы һөҗүмен кире кайтарды, иптәш Ислюков анда үзенең орудие уты белән 30 гитлерчыны юк итте.
2.02.1945 ел, 1050нче Сталин укчы полкы Ной Блессин (Германия) торак пункты янындагы Одер елгасына чыкты, дошман төркеме пехота батальонына кадәр тылдан безнең нокталарга каршылыклы һөҗүм ясады. Контратаканың бар көче III батареяга юнәлтелде, дошман әлеге урында Одер елгасына бәреп керергә омтылды. 

Әлеге яуда иптәш Ислюков чиктән тыш батырлык, каһарманлык һәм кыюлык күрсәтте, батарея составында 5 каршылыклы һөҗүмне кире кагып, 100 гитлерчыны юк итте, бу тылдан безнең частьләргә көтмәгәндә һөҗүм итүдән һәм плацдармны Одер елгасының көнбатыш ярында тоткарлап торуны тәэмин итте. “Советлар ­Союзы Герое” исеменә лаек булды. Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнде”. 

Советлар Союзы Герое – мактаулы исем, каһарманнарча батырлык кылу белән бәйле дәүләт алдындагы фидакарьлекләре өчен СССРда бирелә торган югары дәрәҗәдәге медаль.  
фото: архив/Аванград
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев