Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Аның исеме – һәлак булучылар исемлегендә

“Тәтеш таңнары” гәҗите редакциясенә Выборгтан, Елена Михайловадан хат килде, ул анда үзенең карт бабасы турында язган.

(Тәтеш, 24 июнь, "Тәтеш таңнары"). “Минем карт бабай, кече лейтенант Симаков Владимир Никифорович 1920 елда Чуаш Чагылдымында туган, 1940 елдан Кызыл Армия сафларында хезмәт иткән. Бөек Ватан сугышы башлангач аңа офицер исеме биргәннәр һәм фронтка җибәргәннәр. Ул һава-десант бригадасының десант-штурмлау төркемендә командир булган, шунда беренче тапкыр каты яраланган. Госпитальдән соң, 1942 елның сентябрендә, Сталинград оборонасында катнашкан. Безнең гаскәрләр каршы һөҗүмгә омтылган вакытта каты яраланган һәм аңсыз хәлдә снарядтан барлыкка килгән чокырда җир белән күмелеп калган.

Каршы һөҗүм өзелгәнлектән, карт бабай немец илбасар­ларының гаскәрләре тарафыннан басып алынган территориядә ятып калган. Часть исемлегендә аны һәлак булган итеп билгеләгәннәр һәм нәтиҗәдә әнисенә аның үлеме турында ике кара кәгазь җибәргәннәр. Бер тәүлектән соң, аны ниндидер әби табып алган һәм беренче очраган Кызыл Армия солдатларына хәбәр иткән. Карт бабайны Саратовтагы госпитальгә эвакуацияләгәннәр”, – дип яза Елена Михайлова.

Владимир Симаков ­баштарак үзе хакында берни дә хәтер­ләмәгән. 1943 елның җәенә кадәр госпитальдә яткан, медицина хезмәткәрләренә документлар тутырырга булышкан, аның язуы бик матур булган. “Барысы да аны зур шәһәрдән дип уйлаганнар, ләкин ул Татариянең кечкенә бер авылыннан булган. Үзенең туып-үскән җирен исенә төшергәч, аны өенә кайтарып җибәргәннәр. Әнисе нинди шатлык кичергәнен күз алдына китерәсезме! Карт бабай 1995 елга кадәр яшәгән, үзен табып алган һәм аңа гомер бүләк иткән әбинең исемен белмәвенә бик үкенгән. Сугыштан соң, 1980 елда, ул Мамай курганга Җиңүнең 35 еллыгын бәйрәм итүгә чакырылган, анда Сталинград оборонасы вакытында һәлак булучылар исемлегендә аның да исеме бар. 

Теге әбинең изге гамәле минем өчен мөһим, чөнки ул минем карт бабай яныннан узып киткән булса, минем гаиләнең тарихы, шулай ук мин дә булмас­ идем”, – дип уртак­лаша Елена Михайлова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев