Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Авыртуга түзеп, дошманны юк иткән

Советлар Союзы Герое Михаил Елисеев тууга быел 120 яшь тулыр иде.

(Тәтеш, 10 декабрь, "Тәтеш таңнары. Николай Плотников). Тумышы белән Колунецтан булган әлеге батыр сугышчы Бөек Ватан сугышы фронтына 1942 елда Марий АССРның үзе хезмәт куйган Волжск шәһәреннән чакырылган.

Кече сержант Михаил Елисеев танкка каршы батарея орудиесенә командалык иткән. 

Якташыбыз гадәттән тыш шәхси батырлыгын Воронеж өлкәсенең Каменск районы Татарино авылы тирәсендә барган бә­релештә күрсәткән. Танкка каршы өч орудиесе булган бригада батареясына биш фашист танкы юнәлгән. Безнең артиллерияче­ләр беренче залптан ук берсен юк иткән. Дошман ике артиллерия расчетын сафтан чыгарырга өлгергән, бары тик Михаил Елисеев командалыгындагы пушка гына калган. 

Нык яраланган Михаил,  авыр­туларга, әрнү­­ләргә түзеп, дош­ман машинасына якын килергә юл куйган һәм аткан, алдан килүче танк туктаган. Башкалары ут ачуны көчәйткән, ә машиналарның берсе турыдан-туры орудие ко­мандирына таба юл алган. 

Ул югалып калмыйча, кыйпылчык­лы снарядтан аткан, бу атылган танкның сулдарак ягында шартлаган, һәм кысрыкланган пехотага ут ачуны дәвам ­иткән.

Артиллериячеләргә үзе­безнең танклар яр­дәмгә килеп өлгереп, алар дошман машиналарын юк иткән. Ләкин ерак түгел генә немецларның автоколоннасы хәрәкәт иткән, аларга башка сугышчылар белән бергә Елисеев ут ачкан. Шулай да фашистлар снаряды артиллериячеләрнең ут ноктасын буйсындыра алган... 
Михаил Григорьевич Елисеевка үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме, шулай ук Ленин ордены һәм “Алтын Йолдыз” медале бирелү турындагы Боерык 1943 елның 19 июнендә имзаланган.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев