Барлык сугышчылар – батырлар
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Барлык сугышчылар – батырлар

Район гәҗите редакциясенә тумышы белән Богдашкино авылыннан булган – Чабаксарда яшәүче Елена Терентьевадан хат килде.

(Тәтеш, 7 март, “Тәтеш таңнары"). “Әнием Ольга Мироновна Угарова сугыш турында, аны ничек кичерүләрен, ничек итеп ир-егетләр белән бертигез дәрәҗәдә эшләүләрен еш сөйли.
Ул үзен белгәннән алып район гәҗитен яздыра, гәҗит миңа да ошый. Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә “Алар Җиңү белән кайтты” дип исемләнгән Хәтер китабы бастырылуын белдем. Бу бик зур хезмәт. Бабам Угаров Мирон Андреевич 1942 елның сентябрендә хәбәрсез югалган, аның ике ир туганы һәлак булган. Аларның барысы да – батыр­лар, дип саныйм мин.
Сугыш һәрбер гаиләгә кагылды, аның хакындагы дөреслекне юкка чыгармау­га юл куймаска кирәк. Ветераннар сирәгәя бара, безнең балалар һәм онык­лар сугыш турында белә алсын өчен, барысы да бары тик безгә бәйле”, – дип яза ул. 


Нет комментариев