"..Барыгызга да сәламәтлек, тыныч күк йөзе телим”, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов.
15 февраль – Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне.
(Тәтеш, 15 февраль, “Тәтеш таңнары”). 15 февраль – Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне
“Үзенең хәрби бурычын Ватаннан читтә намуслы үтәүчеләрнең барысына да әлеге истәлекле көндә без тирән хөрмәт һәм ихтирам күрсәтәбез.
Якташларыбызның – сугышчы-интернационалчыларның – исәннәрнең һәм якты дөньяда булмаучыларның батырлыгын без һәрвакытта хәтердә саклаячакбыз. Үзләренең хезмәт бурычын үтәгән вакытта алар чын батырлык, кыюлык һәм ныклык күрсәтте.
Барыгызга да сәламәтлек, тыныч күк йөзе телим”, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев