Бөек Ватан сугышы башлангач, Нурислам Камалетдинов фронтка китә
Аннан ул исән-имин туган авылына кайта, өйләнә, тормыш алып бара.
(Тәтеш, 5 май, "Тәтеш таңнары"). Түбән Тарханнан Нурислам Камалетдинов 1924 елның 24 мартында туа. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка китә.
Аннан ул исән-имин туган авылына кайта, өйләнә, тормыш алып бара. Гомере буе колхозда тырышып хезмәт куя. Хатыны Наҗия апа белән алар матур-матур, тәртипле кызлар тәрбияләп үстерәләр. Сугыш елларының авырлыкларын үз җилкәсендә татыган ветеран 2006 елның октябрендә вафат була. Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәбез. Әлеге уңайдан ветеранның кызы Фәйрүзә Сәитова үзенең каһарман
әтисенә багышлап шигырь дә язган. Ул әтисенең орден-медальләре тагылган костюмын хәзер дә әле кадерләп саклый. Аның өчен алар зур истәлек, мәңгелек ядкәр булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев