Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Бәрелештән җиңүче булып чыккан

Кадышта туган Советлар Союзы Герое Петр Родионов сугыш вакытында пулеметчы, укчы отделение командиры һәм разведчик булган.

(Тәтеш, 12 март, "Тәтеш таңнары", Елена ВИКТОРОВА). Без утлы еллар турында ничек күп беләбез һәм аның ту­рында бернәрсә дә белмибез диярлек. Сугыш бәрелеш­ләрендәге батырлар хакындагы мәгълүматларны бик еш кына бөртекләп җы­ярга туры килә, чөн­ки Тәтеш районында туучыларның кайберләре,  аның чикләреннән ерак­та җирләнгәннәр. Солдат тормышы турында сөйли алырлык туганнарын да һәрвакыт та табып булмый.
Петр Родионов Кадыш авы­лында туа, 1942 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Солдатның бүләкләү кәгазендә аның Үзәк, Көнбатыш, Ленинград, Украина фронтларында сугышуы, берничә тапкыр яралануы билгеләнгән.

Сержант Петр Родионов 1944 елның октябрендә 2нче Украина фронты 5нче гвардия артиллериясенең өзү дивизиясе 27нче миномет бригадасы 254нче миномет полкы батареясе өлкән разведчигы була. Яхшы разведчиклар һәрвакытта игътибардан читтә калган, һәм дошманы артыннан күзәтеп, еш кына үз позицияләреннән еракта булган. Әмма зур бәрелешләрнең берничәсендә күпчелек алар ярдәмендә  җиңүгә ирешелә.

1944 елның көзендә миномет полкы Венгриядә урнаша. Гаскәрләр Тиса елгасын кичеп чыгарга әзерләнәләр. Петр Ро­дионов пехота бе­лән бергә каршы як ярга чыгарга тиеш була. Яшь разведчик бик озак көймә эзли, ләкин шулай да таба алмый. Караңгы төшкәч, ул рация ала һәм бүрәнәдә йөзеп чыга. Елганың икенче ягында дошман белән кисешә. Бәрелеш башлана, Кызыл Армия сугышчысы анда җиңү яулый. Ул алга хәрәкәт итеп, пулеметчы позици­ясе белән янәшә була һәм аны зарарсызландыра, аннары рация буенча батарея белән элемтәгә керә. Минометчылар пехотаның кичеп чыгуын җиңеләйтеп, тиешле нокталарны утка ­то­­талар.
Дошман чигенә, әмма шулай да вакыт-вакыт һөҗүмгә күчә. Шундый көннәрнең берсендә ул батарея торган урынга якын ук килә. Сугыш озакка сузыла, патроннар бетә. Петр үзләренә һөҗүмгә күчәргә кирәк дип хәл итә, окоптан сикереп чыга да дошманга каршы ыргыла. Минометчылар кул сугышында җиңеп чыгалар. Берникадәр вакыттан соң, һөҗүм барышында разведчик яралана.

Сержант Родионов шәхси батырлыгы һәм кыюлыгы өчен югары хөкүмәт бүләге – Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

Сугыш тәмамлангач, солдат Кадышка кайта, өйләнә һәм хатыны белән бергә Казахстанга күчеп китә. Бертуганының Монастырскийда яшәүче баласы әйтүенчә, Петр Зиновь­евич кече ватанына башка кайтмый. Родионовларның Казахстан ССРның Тастинск авылында ике кызлары туа, ни аяныч, әмма аларны табу насыйп булмады.

Сугышта катнашучының соңгы еллары үткән торак пункттагы бер урам аның исемен йөртә.

фото Тәтеш ягы тарихын өйрәнү музее архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев