Гимнастерка кесәсеннән фоторәсем
Тумышы белән Кошки-Новотимбаеводан Алексей Сачков, әгәр сугыш башланмаса, танылган чаңгычы булыр иде...
(Тәтеш, 4 октябрь, "Тәтеш таңнары", Руслан Багиров, Алексей Пыркин материаллары буенча). Сачковларның күп балалы гаиләсе, анда Алексейдан башка биш сеңелесе һәм энекәше була, Масар кас урамында (чуаш теленнән сүзмә-сүз тәрҗемәсе: “Зират урамы”, хәзер ул Язучылар урамы) яши. Ни аяныч, аларның йорты сакланмаган. Гаилә башлыгын авылда хөрмәт иткәннәр: аның кулыннан бөтен эш тә килгән һәм озак еллар ат караучы булып эшләгән. Алексей сугыш башланганчы чаңгы спорты белән шөгыльләнгән һәм призлы урыннар яулап, Олы Тархан районында иң яхшы спортчылар исәбенә кергән. Бертуганының кызы Вера Паргереева бу хакта яхшы хәтерли һәм чаңгы ярышлары нәтиҗәләре буенча аның ничек итеп еш кына беренче урынны яулавы турында сөйли.
Физик яктан өлгергән яшүсмер сугыш вакытында разведкада кече сержант буларак хезмәт иткән. Архив мәгълүматлары буенча, ул Новгород өлкәсенең Бородино авылы янында 21 яшьтә һәлак булган. Алексейны аның дусты, якташы, тумышы белән Кашка авылыннан Волков тапкан һәм җирләгән. Солдатның гимнастерка кесәсендә ул кан тапларына буялган фотосурәт тапкан, аны хат белән яшүсмернең туганнарына җибәргән. Хәзер әлеге сурәт Кошки-Новотимбаеводагы И. Я. Яковлев исемендәге Мемориаль музейда саклана. Фоторәсемне музей хезмәткәрләренә һәлак булган сугышчының бертуган сеңелесе Анастасия Ивановна Сачкова тапшырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев