Җиңү белән кайтучылар
Роткин Аверьян Никитович 1921 елның 23 февралендә Богдашкино авылында туа.
(Тәтеш, 13 гыйнвар, "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина ).
Сугышка 1942 елның июнендә китә. 127нче аэродром-технология командасында укчы булып хезмәт итә, аннары – Воронеж, Курск, Белгород өлкәләрендәге 210нчы батальонда аэродром хезмәте күрсәтүдә. Шуннан соңгысы Воронеж фронты була, анда муены яралана. Берникадәр дәвалангач, сафка кайта. “Курск-Орловның утлы дугасында булдым. Ул күренешләрне хәзер искә төшерүе һәм күз алдына кетерүе дә куркыныч. Һавада самолетлар әйләнеп оча. Никадәрле зур тимер кошлар көтүе. Күп кешеләр һәлак булды”, – дип язган үзенең хатирәләрендә Аверьян Роткин, аның хатыны Зинаида Тимофеевна аларны кадерләп саклый. Аннары сугышчының юлы Украина якларына китә. Киевны азат иткәннән соң, аны Днепр өчен “Ак чиркәү” аэродромына җибәрәләр.
“Без аэродромнарга, самолетларга – 15кә якын авиаполкка хезмәт күрсәттек. Мин сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итү буенча начальник урынбасары идем. Эш бик зур күләмле, самолетлар өчен гаять күп сандагы сугыш кирәк-яракларын әзерләргә кирәк булды. Очкычлар бер-бер артлы күккә күтәрелде, ягулык белән тәэмин итеп кенә өлгер. Боларның барысы да 1нче Украина фронтында булды. Аннары безне 4нче Украина фронтына күчерделәр. Безнең батальон Украина, Польша, Чехословакия, Германияне азат итүдә катнашты”, – дип сөйләгән Аверьян Никитович.
Җиңү көнен Гливице шәһәре лазаретында каршылаган, анда аңа операция ясаганнар, муеныннан элекке кыйпылчыкны алганнар. Өенә 1946 елның апрелендә кайткан. “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән.
Аверьян Никитович гомер буе төрле урыннарда баш бухгалтер булып эшләгән, соңгы 30 елда – Тәтештәге балык заводында. 70 яшендә лаеклы ялга чыккан. 2007 елның 13 ноябрендә вафат булган. “Ул гаҗәеп яхшы, игелекле, ярдәмчел, хезмәт сөючән кеше иде”, – диләр аның туганнары һәм дөньяда беркайчан да сугышлар булмасын иде, дигән теләкне белдерәләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев