Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Җиңү бәйрәме

Булат Сибгатуллин, Казан – Әтрәч

(Тәтеш, 20 апрель, «Тәтеш таңнары»)

Җиңү бәйрәме

Явыз дошман безгә басып керде,

Сөяк эзләп кергән эт кебек.

Планы зур иде – безнең илне

Кул астында тоту җилкетеп.

 

Тик белмәгән, явыз, ни буласын,

Ничек бетәчәген сугышның.

Ул белмәгән безнең батырларның

Кызганмавын хәтта тормышын.

 

Халкы өчен гомерләрен бирде

Җәлил кебек кыю лачыннар.

Алар сызган юлдан горур басып,

Яшьләр һаман алга барсыннар.

 

Тугызынчы май – Җиңү бәйрәме!

Һәрбер кеше көлсен, шатлансын.

Сугыш безгә һич тә кирәк түгел,

Тыныч тормыш җирдә саклансын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев