“Җиңү диктанты”нда  катнашыгыз
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

“Җиңү диктанты”нда катнашыгыз

Тәтешлеләрне “Җиңү диктанты”нда катнашырга чакырабыз.

(Тәтеш, 31 март, «Тәтеш таңнары»).  2020 елның 24 апрелендә бөтен ил буенча “Җиңү диктанты” Бөтенроссия акциясе узачак.

“Җиңү диктанты”ның максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә, тарихи белемне арттыруга, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә җәлеп итү. 

Акциядә “Җиңү диктан­ты”ның рәсми сайты: диктантпобеды.рф-га теркәлеп, катнашырга була. 

Диктант тест рәвешендә ­булачак. Катнашучыларга Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына 25 сорау тәкъдим ителәчәк, шулардан 20 сорау ил тарихына багышланачак, 5 сорау – җирлек ­таматикасына. 
Диктантны уздыру вакыты – 45 минут.    

Тәтешлеләрне  “Җиңү диктанты”нда катнашырга чакырабыз.


Нет комментариев