Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Җиңү көненә ветераннарга түләүләр

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә бер тапкыр акчалата түләү биреләчәк.

(Тәтеш, 15 март, “Тәтеш таңнары").
     Федераль түләүләр
Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә бер тапкыр акчалата түләү биреләчәк. 
Россия пенсия фондының  Тәтеш районы Ида­рәсе мәгълүматлары буенча әлеге түләү 2020 елның апрель-маенда пенсия белән бергә биреләчәк.
Тәтеш районында 89 ветеран 75шәр мең сум алачак:
• Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм катнашучылары;
• “Блокадалы Ленинградта яшәү­челәр” билгесе белән бүләк­ләнгән затлар;
• Бөек Ватан сугышы вакытында, Финляндия белән сугышта, Япония белән сугышта һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең толлары;
• вафат булган сугыш инвалидлары һәм катнашучыларының толлары.
284 ветеран 50шәр мең сум алачак:
• 22.06.1941 елдан 09.05.1945 елга кадәр тылда кимендә 6 ай эшләгән яисә Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәтләр өчен орденнары яки медальләре белән бүләкләнгән затлар.
 
     Өстәмә республика түләүләре
ТР Министрлар Кабинеты карары белән 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү хөрмәтенә сугыш ветераннарына, балигълык яшенә җитмәгән килеш концлагерда тоткынлыкта булучыларга 25 мең сум күләмендә бер тапкыр акчалата түләү бирелә. 

5әр мең сум алачаклар: 
• тыл эшчәннәре; 
• һәлак булган (үлгән) сугышта катнашучыларның толлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев