Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Җиңү парадында катнашучы

Сугыш һәм хезмәт ветераны, Иоковода яшәүче Илья Григорьевич Торгайкинга Җиңү парадында катнашу бәхете насыйп була.

(Тәтеш, 6 март, “Тәтеш таңнары). Ул инде исән түгел, шулай да туган якны өйрәнүче Алексей Антонов тарафыннан язып алынган хатирәләр нәсел дәвамчылары өчен истәлек булып калган: “Безнең ротага замполит килде һәм сорый: “Мәскәүгә гадәти булмаган парадка ирекле рәвештә барырга теләүчеләр бармы?” Барысы да барырга теләде, әлбәттә. Замполит безгә карады да болай диде: “Көтик, командование нәрсә хәл итәр”. Шушы ук көнне безгә батальон буенча кизү торучы йөгереп килде һәм мине ашыгыч рәвештә штабка таләп итүләрен җиткерде. Йөгереп барам, хәбәр итәм, ә комбат елмая һәм болай ди: “Өлкән сержант Торгайкин, сезгә Җиңү парадында катнашу ышанычы белдерелде. Мин шатландыммы? Әлбәттә!”
Ветеран гаскәрләрнең ничек итеп Кызыл мәйдан буйлап сафка тезелеп атлавын, ә “Парад, смирно!” командасы булгач, барысы да тынып калуын һәм парад белән командалык иткән Советлар Союзы Маршалы Константин Рокоссовский легендар Георгий Жуковка хәрби парад башлануы турында рапорт бирүен сөйләгән. 
“Кызыл мәйдан буйлап сафта килеш 225 адым узу – җиңел эш түгел, – дип уртак­лашкан ветеран. – Чөнки безгә меңләгән кешенең, шул исәптән башка илләрнекеләрнең дә, күз карашы төбәлгән”.
Илья Григорьевич демобилизациядән соң өенә кайта, авыл Советы секретаре, колхоз рәисе, Иоково бүлегенең колхоз идарәчесе булып эшли.
Мактаулы колхозчы, II дә­рәҗә Ватан ордены кавалеры хатыны белән бергәләп алты бала тәрбияләп үстерә, оныклары, оныкчык­лары бар, алар үзләренең каһарман туганнарының ис­тәлеген изге саклый.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев