Җиңү турында – шигырьләрдә һәм рәсемнәрдә
Тәтеш автомәктәбе агымдагы елның 15 маеннан 15 июленә кадәр “Бөек Җиңү” һәм “Без сугыш турында шигырьләрдә сөйлибез” республика бәйгесенең муниципаль этабын үткәрә.
(Тәтеш, 7 июнь, "Тәтеш таңнары"). “Бөек Җиңү” дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесендә 17 яшькә кадәрге теләге булган һәркем катнаша ала. Эшләр төрле рәвештәге кәгазьдә (әмма А-4тән кечерәк түгел) теләсә нинди сәнгать төрендә (акварель, графика, майлы буяу һәм башкалар) эшләнгән булырга тиеш. 19 яшькә кадәрге яшь кешеләр, балалар, яшүсмерләр – рус һәм татар телләрендәге шигырьләрнең авторлары “Без сугыш турында шигырьләр белән сөйлибез” дигән шагыйрьләр һәм шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә катнаша ала. Мөстәкыйль язылган әсәрләр “Ворд”, видеоматериал рәвешендә кабул ителә.
Эшләрне 2020 елның 15 июленә кадәр Тәтеш автомәктәбенең уку частенә китерергә яки maks.evseev.1994@mail.ru электрон почтасына җибәрергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев