Җиңелмәс көчле буын
Илебез 2020 елда бөек дата – XX гасырның иң коточкыч сугышы, Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 75 еллыгын билгеләп үтә...
(Тәтеш, 15 апрель, «Тәтеш таңнары») Наталья Дубкова: «Минем гаиләдәге барлык өлкән буын әлеге сугышта катнашкан. Әтием – Храмов Архип Тимофеевич 1940 елда армия хезмәтеннән соң мобилизацияләнә һәм 1949 елга кадәр Ерак Көнчыгышта хезмәт итә, Япония белән сугышта катнаша. “Япония янында җиңгән өчен”, “С у гышчан хезмәт өчен” медальләре белән бүләкләнә. Каенатам Дубков Иван Петрович 1944 елда Тәтеш районы хәрби комиссариаты тарафыннан мобилизацияләнә. 130нчы Гвардиянең десант штурмы полкы составында сугыша. Венаны азат итүдә катнаша. Контузияләнә. Сугышчан бүләкләре, шул исәптән “Венаны азат иткән өчен” меда ле бар. Минем абыйларым – әнинең энеләре, Федор һәм Александр Рекеевлар иң киеренке һәм әһәмиятле бәрелешләрдә – Курск һәм Сталинград яуларында катнаша. Икесе дә яралана, шулай да исән калалар. Александр гомер буе аксаклап йөрде. Әнием Храмова (Рекеева) Елизавета Николаевна апасы Рекеева Вера Николаевна белән 1942 елның 7 августында мобилизацияләнәләр һәм Чабаксарга телеграфчыяшерен әлифба хәрефләрен (морзе) өйрәнү мәктәбенә җибәреләләр. 1943 елның 1 гыйнварыннан 45нче елның 9 маена кадәр 2нче Украина фронтының 326нчы аерым линия элемтәсе батальонында, хәрәкәттәге армиядә хезмәт итәләр. Алар штаблар һәм фронтлар арасындагы элемтәне тәэмин итә. Белгородтан, Курск сугышы аша, Днепрны кичеп чыгу һәм башка авыр бәрелешләрне узып Белгородка кадәрге юлны үтәләр, шунда Җиңү көнен каршы лый лар. Су гышчан бүләкләре бар. Минем туганнарымның, фронтовикларның инде берсе дә исән түгел. Әнинең фронтташ ахирәте Наталия Филипповна Головина хәзергә кадәр исән, алар аның белән барлык сугышчан юлны үткән. Аңа 97 яшь, Братск шәһәрендә яши. Наталия Филипповна белән без элемтәдә торабыз һәм әлегә кадәр хатлар алышабыз. Әлеге гаҗәеп хатын-кыз миңа озын хатлар, котлау открыткалары яза һәм гади сүзләр белән генә түгел, ә еш кына шигъри юллар да өстәп куя. Чын мәгънәсендә, андый халык җиңелмәс!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев