Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Ике тапкыр яраланган

Кызыл Тарханда яшәүче Мансур Сөләйманов туган авылына Җиңү белән кайтучыларның берсе.

(Тәтеш, 1 март, “Тәтеш таңнары”). Ул сугыш башланганнан соң бер ел узгач, 1942 елның сентябрендә эшче-кресть­яннар Кызыл Армия­се сафларына чакырыла. Калининск, Төньяк-Көнбатыш, Икенче Балтыйк буе, Ленинград фронтларында барган сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша. 1943 елның февраленнән – миномет дивизионы артиллериячесе була. Тез буыны һәм уң як үкчәсе ике тапкыр каты яралана. Җиңүне Ленинград фронтында каршылый. “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германия­не җиңгән өчен” медале, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике тапкыр “Батыр­лык өчен” медале белән бүләкләнә.

Сугыштан соң К. Маркс исемендәге колхозда утыз елдан артык бухгалтер булып эшли. Хатыны Миңнебанат белән бергәләп сигез бала тәрбияләп үстерәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев