Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Исән кайтуына сөенгән...

Гәҗит укучыларыбыз үзләренең туганнары – Бөек Ватан сугышында катнашучылар турындагы хатирәләре белән уртаклаша.

(Тәтеш, 16 апрель, «Тәтеш таңнары») Емелюхин Григорий Евдокимович 1913 елның 20 гыйнварында Буа кантонының Тәтеш өязе Красная Поляна авылында туа. Ул 1924тән 1927 елга кадәр Красная Полянадагы Совет мәктәбендә укый һәм аны уңышлы тәмамлап чыга. Горький шәһәрендә 92нче заводта эшли, сул кулының бармагы имгәнү аркасында аннан китә. Тәтешкә кайта һәм Кызыл Армия сафларына чакырылганчыга кадәр Крестьяннар йортында, аннары Дәүләт банкы бүлегендә эшли. 1943 елның 28 гыйнварында армиягә чакыру кәгазе алгач, фотосурәткә төшә. “Фронттан әллә кайта алырмын, әллә юк – истәлеккә калыр”, – дигән Григорий Евдокимович хатынына. Солдат кайткан, әмма озак дәваланганнан соң. Аның кече кызы Татьяна Титова документларыннан 8692нче санлы эвакуация госпиталеннән бирелгән белешмә саклануын, анда 850нче укчы полк кызылармиячесе Емелюхинның операциядән соң 1945 елның 22 маеннан 23 августына кадәр уң як боты яраланып дәваланганлыгы күрсәтелгәнлеген сөйләде. Сугышчы шартлаган мина аркасында кыйпылчык белән яраланган. “Әтинең хатирәләре буенча, кырдан чыкканнар, беренче барган сугышчы үтеп калган, ә ул икенче булган һәм минага баскан – могҗизалы рәвештә исән калган, – ди Татьяна Григорьевна. – Өйгә исән кайтуына шатланган. Әти Дан, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнде, медальләре күп иде, ләкин сугыш турында искә алырга яратмады, борчылды, шуңа да без аның кәефен төшермәскә тырыштык”. Тыныч вакытта дәүләт банкы бухгалтериясендә эшләвен дәвам иткән. Мактау тактасында торган. Сәламәтлеге какшау аркасында 1972 елда лаеклы ялга чыккан. “Вахитов урамындагы үзенең йортында яшелчә бакчасы эшләре белән шөгыльләнде, ике кызы – Лидия белән Татьянага оныкларын тәрбияләргә булышты. Аларны үзе яхшы белгән татар теленә өйрәтү аңа аеруча да ошый иде. Нәкъ тә менә шунлыктан дүрт оныгы да дәресләрдә бишлеләр алды, – ди Татьяна Григорьевна. – Гаиләбез белән дус булган күршеләрнең 1995 елның язында төзәтә алмаслык хәсрәте булды. Әти бик борчылды, бу аның сәламәтлеген нык какшатты. 27 майда вафат булды”. Якташлары, туганнары һәм якыннары хатирәләре буенча, Григорий Евдокимович үзенең бөтен гомере буе итәгатьле һәм ярдәмчел кеше булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев