Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Кара диңгез флоты солдаты

Кече Шәмәктә туган Алексей Горюнов Совет Армиясе сафларына 1944 елда, унсигез яшь тә тулмаган килеш чакырыла.

(Тәтеш, 1 декабрь, "Тәтеш таңнары, Елена Викторова). Бөек Ватан сугышы башлангач, “Пробуждение” колхозында бө­тенләй дә кечкенә малай буларак техникаларга ягулык салучы булып эшләгән. Аның бик тә фронтка китәсе килгән, чөнки ул яу кыры һәм фашист­лар­ның ерткычлыгы турында яралану сәбәп­ле демобилизацияләнгән авылдашлары сөйләгәннәрдән ин­де күп нәрсәләр белгән.

Яшүсмергә Кара диңгез флотында сугышыр­га туры килгән, ләкин Җиңүдән соң ул өенә тиз генә кайтмаган әле. Алексей Иванович лейтенант исемендә нибары илленче еллар башында гына туган авылына кайткан.

Ул башта Кече Шәмәктәге уку өенә җитәкчелек иткән: ул вакытта әлеге вазифага бары тик сәяси грамоталы кешеләрне генә билгеләгәннәр. Авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлагач, агроном, товарлыклы-сөтчелек һәм дуңгызлар фермасы мөдире, азык җитештерү цехы начальнигы булып эшләгән. 1991 елда лаеклы ялга чыкканнан соң, үзен ­умартачылыкка багыш­лаган. 2012 ел­ның 12 апрелендә ветеранның йөрәге ­ти­бүдән туктаган.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев