Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Кәгазь битләрендә тарих җанлана

“Якташыбыз – ефрейтор Финаков 23 фрицны юк иткән” – безнең район, ул чакта “Ленин хакыйкате” дип йөртелгән гәҗиттә, 1944 елның 19 октябрендә менә шундый исем астында язма чыккан булган.

(Тәтеш, 16 май, "Тәтеш таңнары"). “Күптән түгел 8нче Глав­мук­ның мельзавод эшчесе Финакова Ксения Алексеевна – фронтовик Владимир Финаковның әнисе – Владимир хезмәт иткән хәрби частьнең политбүлек начальнигы, полковник Артемь­евтан хат алган. Хатта болай диелә: “Сезнең улыгыз ­Владимир Иванович Финаков коман­дованиенең фронтта дош­ман илбасарларына каршы көрәштә Хөкүмәт тарафыннан “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнде. Безнең частьтәге сугышчылар һәм командирлар кыю сугышчы, Ватанны данлы саклаучы буларак, сезнең улыгыз белән горурлана. Ватаныбызга шундый ялкынлы патриот тәрбияләгәнегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез һәм фронтка, безнең Кызыл Армиябезгә ярдәм итүдәге эшегездә уңышлар ­телибез”. Ефрейтор Финаков үзенең сугышчан тормышы хакында түбәндәгеләрне сөйли: “Минем сугышчан исәптә 23 юк ителгән немец бар. Мин безнең җиңү сәгатен тизләтү өчен, алга таба да дошманнарны юк итүне дәвам итәчәкмен”.

Без батырның язмышы ничек булуын белергә тырыштык. Аның Түбән Кырлангыдан, 1926 елда туган, 1943 елның 10 октябрендә Тәтеш РВКдан чакырылуын, 279нчы укчы дивизиянең 1001нче укчы полк­та хезмәт иткәнлеген ачык­ладык. Владимир Финаков, 87нче укчы Перекопский  Кызыл Байрак дивизиясе сугышчысы буларак, үзенең “Батырлык өчен” медален икенче тапкыр алган. Бүләкләү кәгазендә болай язылган: “Дивизия артиллериясенең Командующий Идарәсе взводы разведчигы-күзәтүчесен “1945 елның 23нән 31 гыйнварына кадәрге һөҗүмле сугышларда Озольч тирәсендә, көчле артиллерия һәм миномет уты астында алда торган күзәтү пунктында булып, өч пулемет, ике ПТО орудиесен һәм бер 88-мм миномет ротасы ноктасын  күргәне һәм ачык­лаганы өчен бүләкләргә, алар безнең артиллериячеләр тарафыннан юк ителде”.

Фронтовик турында нәрсә дә булса искә төшерүче кешеләр табылыр һәм безнең белән хатирәләрен уртаклашырлар дигән өметтә калабыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев