Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Халкин-Голда һәм Ленинград фронтында сугышкан

Бөек Җиңүнең юбилей елында безгә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның туганнарыннан хатлар килеп тора.

(Тәтеш, 18 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Бу юлы Волжск шәһәрендә яшәүче Владислав үзенең әтисе Семен Васильевич Хмелев турында язган. 

“Минем әти Кызыл Армия сафларына Олы Тархан районы хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган, – дип яза ул. – Аңа кадәр колхозда  тракторчы булып эшләгән. Хезмәтен ул кораллы бәрелеш килеп чыккан Халкин-Голда башлаган, ә фашист Германиясе Советлар Союзына һөҗүм иткәч, аны Ленинград фронтына күчергәннәр. 1943 елның 20 февралендәге сугышларның берсендә дошман снаряды кыйпылчыгы аның уң аягының табанын өзгән. Боз белән капланган Ладога күле аркылы аны Тормыш юлы буйлап госпитальгә илткәннәр”. Ватан сакчысы өенә кайтканнан соң, туган җирендә тракторчы булып эшли башлаган. Семен Васильевич 1950 елда гаилә хәле буенча Пермь өлкәсенә, Гремячинск шәһәренә киткән. Баштарак ул анда күмер шахтасында слесарь-инструментчы булып эшләгән, аннары электровоз машинисты булган. Соңрак, 1952 елда, үзенең гаиләсен дә алып киткән. “Анда 10 ел яшәдек, аннары Волжскийга күчендек, – дип яза Владислав Семенович. – Анда ул сәнәгать комбинатында слесарь-инструментчы булып хезмәт куйды”. 

Бөек Ватан сугышы ветераны 2000 елда вафат булган. Аның хакындагы якты истәлек туганнарының һәм якыннарының йөрәгендә мәңгегә саклана, тыныч һәм имин тормыш өчен рәхмәт хисләре күңелләрендә яши.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев