Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Хатын-кызлар да яуга кергәннәр

Зиннәт апаның медальләрен балалары изге ядкәр буларак кадерләп саклый.

(Тәтеш, 18 апрель, «Тәтеш таңнары») Арсланова Зиннәт Кәрим кызы  Бидәңге авылыннан Бөек  Ватан сугышында катнашкан бердәнбер хатын-кыз.1943 ел. Июнь ае. Зиннәткә 18 яшь. Биш бала белән калган Сәрби апаның олы кызы ул. Сугышка киткән әтиләреннән сирәк-мирәк кенә хатлар килә. Дошманнан үч алу теләге Зиннәт апада да көчле була. Сәрби апа өчен 1943 елның 17 июне болытлы көнне хәтерләтә – кызын фронтка озата.

Менә Казан шәһәре. Курку белмәс Зиннәт 37нче зенитчылар полкында  дүрт ай зенитчы-пулеметчы булырга әзерләнә. Төз атканы өчен полк командиры аңа сафка тезелеп торучылар алдында рәхмәт белдерә. Казанда өйрәнүләр тәмамлангач, ул 3нче Белоруссия фронтында Смоленск өлкәсе Дорогобуж  станциясе өчен барган сугышта үзенең кыюлыгын, каһарманлыгын күрсәтә.

“Дошман ничек кенә каршы торса да, аларны чиге­нергә мәҗбүр иттек, тәре төшерелгән самолетларга илебезнең үзәгенә үтеп керергә ирек бирмәдек”, – дип искә ала торган булган сугыш ветераны.  Дорогобужны азат  иткәч, шул ук фронтта Сандомирский плацдармында барган иң каты бәрелештә дә катнаша ул. Батыр кыз, арысландай алга ыргылган ир-егетләр белән беррәттән, оста зенитчы булып таныла.

Ул тугызынчы май иртәсен – Бөек Җиңү көнен  Варшавада каршылый.   1945 елның августы аңа зур шатлык китерә: Зиннәт, фашистларны тар-мар итеп, туган авылына исән-сау әйләнеп кайта. Тик әтиләре генә бу матур көнне күрә алмый – ул 1943 елны сугыш кырында һәлак була.

Зиннәт апа Кашафетдин абый белән гаилә корып, 5 бала тәрбияләп үстерә. “Варшаваны азат иткән өчен”, “Германия­не җиңгән өчен” медальләре Зиннәт апаның иң кадерле истәлекләре булып, хәзер балаларында  саклана. 

Зиннәт Арсланова 1995 ел­ның 30 октябрендә вафат була. Аның турындагы якты истәлекләр безнең Бидәңге мәктәбе музеенда кадерләп саклана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев