Хәбәрсез югалган дип санаганнар
“Бүген сезнең тагын бер якташыгыз “әйләнеп кайтты”, – дип хәбәр итте гәҗитебез редакциясенә Казаннан эзләү эшләре белән шөгыльләнүче Хәтирә Мәрдәншина.
(Тәтеш, 21 декабрь, "Тәтеш таңнары", Мәдинә Ибәтуллина).
Хәтирә Мансур кызы Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган солдатлар истәлеген мәңгеләштерү белән озак еллардан бирле шөгыльләнә. Ул туганнары хәбәрсез югалган дип санаган меңнән күбрәк сугышчыны тапкан. Шуларның берсе – Ямбакты авылы кешесе.
Харымов Михаил Ефимович 1910 елның 22 декабрендә Ямбактыда туа. Тәтештәге район хәрби комиссариаты тарафыннан хезмәткә чакырыла. Аның хатыны 1941 елның августында “Кызыл Армияче Харымов фронтында булып, хәбәрсез югалды” дип язылган сүзләр белән хәбәр ала. Еллар сизелми дә уза, Ольга Васильевна да күптән инде бу дөньяда юк. Ул ирен кайчан да булса кайтыр диеп, гомер буе көтеп яшәгән. Шулай итеп, Михаил Ефимовичның 1941 елның 26 июлендә Орлов өлкәсенең Локно авылында (яки авылы янында) әсирлеккә эләгүен дә белми калган. 1943 елның 31 мартында һәлак була. Якташыбыз Германиянең Төньяк Рейн-Вестфалиядәге Хертен-Шерлебек зиратында җирләнгән. 25нче запас укчы полк рядовоена 33 яшь булган.
Без Харымовларның туганнарын эзләүгә алындык. Ямбактыда яшәүче Зинаида Панферова безгә аларның туганнарыннан авылда берәү дә калмаганлыгын, әмма Льяштә Ольга Васильевнаның бертуганының улы яшәгәнлеген сөйләде. Без Александр Кондратьев турында белер өчен, авыл хуҗалыгы предприятиесе конторасына шалтыраттык. Шундый туры килүләр дә була: трубканы аның хатыны алды. Ольга Николаевна Харымовның кызы Анна, сугышчының оныклары Сергей һәм Татьяна барлыгын, аларның Түбән Новгородта гомер кичерүен, ләкин күптән инде алар белән элемтәләре өзелүен әйтте.
Без эзләүне дәвам итәчәкбез, нәсел дәвамчыларына аларның бабалары язмышы турында хәбәр итү өмете бар әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев