Хәбәрсез югалучыларны эзләүдә мәгълүмати ярдәм күрсәтү
Тәтеш ягы тарихы музее хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан сугыш утында хәбәрсез югалганнарны эзләү буенча тикшеренү алып бара һәм сезнең хәбәрсез югалган туганнарыгыз язмышында мәгълүмати ярдәм күрсәтә ала.
(Тәтеш, 2 июнь, “Тәтеш таңнары"). Тәтеш ягы тарихы музее хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан сугыш утында хәбәрсез югалганнарны эзләү буенча тикшеренү алып бара һәм сезнең хәбәрсез югалган туганнарыгыз язмышында мәгълүмати ярдәм күрсәтә ала.
Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалучылар һәр гаиләдә дә диярлек бар. Кемнәрнеңдер, бәлки, гаиләдә фотосурәтләр, документлар, шундый кешеләр турында сөйләүче нинди дә булса аерым-аерым мәгълүматлар саклангандыр, һәркем үзенә кадерле кешенең язмышы турында күбрәк белергә телидер, мөгаен. “Үзеңнең туганнарың һәм танышларың буенча тагын да тулырак мәгълүматлар алыр өчен, үзегезгә билгеле булган барлык мәгълүматны тәкъдим итәргә кирәк, мәҗбүри мәгълүматлар: фамилия, исем, әтисенең исеме, туган елы һәм көне, – дип мөрәҗәгать итә тәтешлеләргә музей директоры Наталья Понедельникова. – Без сезне түбәндәге адрес буенча көтәбез: Тәтеш, Ленин урамы, 25нче йорт, музей, телефоны: (8-843-73) 2-55-07, электрон почта: muzeitet@mail.ru”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев