Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

"Үлемсез полк" акциясе: Сәлахетдинов Хисаметдин Сәлахетдин улы

Сугыштан соң ул туган ягында, Олы Шәмәк авылының машина-трактор паркында тракторчы - машинистлар бригадиры булып эшләде.

(Тәтеш, 3 май, "Тәтеш таңнары", Рушания Мусина, Олы Тормы авылы). "Минем дәү әтием Сәлахетдинов Хисаметдин Сәлахетдин улы 1912 елның 10 гыйнварында Тәтеш районы Кече Тормы авылында туа.

Анын сөйләгәннәреннән шунысы истә калган: "Тормыш юлын үткәндә бик күп авырлыклар күрергә туры килде. 1939-1940 елларда барган Фин сугышында катнаштым. Ләкин сынаулар мине алда көткән икән. Шуларның иң зурысы, куркынычы һәм канкойгычы илгә немец гаскәрләренең бәреп керүе һәм Бөек Ватан сугышы башлануы. 1941елдан үз теләгем белән сугышка киттем. Анда күргәннәремне сөйләү түгел, искә дә аласы килми. 1945 елның ноябрендә миңа исән-имин туган якларыма кайту насыйп булды. Сезгә, балалар, бары тик бер генә теләгем бар, мондый сугышлар башка кабатланмасын, күк йөзе аяз, дөньялар имин булсын иде". Дәү әти Ватан сугышындагы батырлыклары өчен күп кенә орден, медальләр белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң ул туган ягында, Олы Шәмәк авылының машина-трактор паркында тракторчы - машинистлар бригадиры булып эшләде. Дәү әнием Фәһимә Гафиятулла кызы белән бик матур гомер кичерделәр. Алар 10 бала тәрбияләп үстергән. Дәү әтием 2005 елның октябрендә вафат була. Хәзерге вакытта аның 9 оныгы, 6 оныкчыгы бар.

Без дәү әтинең сөйләгәннәрен истә тотып, аны үзебезнең балаларга җиткерергә тырышабыз. Без дәү әтиебез белән горурланабыз!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев