"Үлемсез полк" Онлайн: Миңневәлиев Мөхәммәтгали Миңнегали улы
1943 елда сугышка алына.
(Тәтеш, 10 май, "Тәтеш таңнары", Гафиятуллина Гүзәлия, Зур Әтрәч авылы, автор фотосы).
"Әтиемнең абыйсы - Миңневәлиев Мөхәммәтгали Миңнегали улы 1925 елда Апас районы Зур Әтрәч авылында дөньяга килә. 1943 елда сугышка алына. Әнисенә бер генә хаты килеп кала. Хатында "аэропланда" очарга өйрәнүләрен яза. Хатын түбәндәге җыр сүзләре белән тәмамлый..
Москва-река буйларына,
Автоматым сөядем.
Туган-үскән илләремә
Кайтыр микән сөягем?!
Кызганычка каршы, беренче һәм соңгы хаты шул була. Хәбәрсез югала".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев