Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Өйләренә хәбәрсез югалды дигән хат килә

Редакция коллективының “Алар Җиңү белән кайтты” дигән китапны бастыру өчен материаллар җыюда катнашуы журналистларга күп кызыклы очрашулар бүләк итте.

(Тәтеш, 1 апрель, «Тәтеш таңнары», Мәдинә Ибәтуллина). 

“Минем бабам Урмаев Никанор Григорьевич сугышта булган, авылга кайткан, 1973 елда вафат булган һәм туган авылда җирләнгән, – дип сөйли Галина Алмазова. – Әби иренең хәбәрсез югалуы хакында язылган хат алган. Ә Интернет сайтларындагы мәгълүматлар буенча, Урмаев Никанор Григорьевич 1942 елның 28 августында Смоленск өлкәсендә һәлак булган дип исәпләнә”.

Никанор Урмаев 1896 елда Тоншерма авылында туа. Хатыны Пелагея Михайловна белән бергә 7 бала үстерә. Улы Алексей хатирәләре буенча, фронттан каты яраланып кайта, аяк­ларында тирән җөйләр була, снаряд шартлагач шулай яраландым, дип әйткән ул. Ә йөрәге янында кыйпылчык була, ләкин табиблар аны алырга куркалар, чөнки тимер кисәге йөрәккә бик тә якын ­торган.
Сугыштан соң колхозда, Келәштә, Шигәледә эшләгән, аны урман хуҗалыгының тәҗрибәле, җаваплы хезмәт­кәре буларак та хәтерлиләр. Никанор  Григорьевич авылдашлары арасында зур хөрмәт казанган. Күршеләре гадәттә Урмаевлар йорты янына җыелган һәм үзләренең мәсьәләләрен хәл иткән. 

“Бабай берничә сугышта катнашкан, беренче империалис­тикта офицер янында денщик булып хезмәт иткән. Гражданнар сугышында Буденный армиясендә көрәшкән. Өйгә кайткач, әти-әнисенең йонны тузгыта һәм чистарта торган йон тетү машинасын тартып алуларын белгән. Шул чакта ул Семен Буденныйга әлеге гаделсезлек хакында хат язып салган, берникадәр вакыт узгач машинаны хуҗасына кайтарырга дигән җавап хаты килгән. Бу хәлне бабай еш искә ала иде, – ди редакция кунагы. – 39нчы елда Фин сугышына  чакырыла, ул тәмамланганнан соң кайта, әмма аңа тыныч тормышта озак яшәргә туры килми – Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның беренче көннәрендә үк Ватанны сакларга китә”.

Шушы истәлекле һәм әрнүле елларга никадәр вакытлар узса да, сугыш һәрбер йөрәктә зур кайгы-хәсрәт булып кала, ә тормыш, тарихның яңа битләрен ачып, үз төзәтмәләрен кертүне дәвам итә. Урмаев Никанор Григорьевич һәлак булмаган һәм хәбәрсез дә югалмаган, өенә күкрәгендә кыйпылчык ярасы белән кайткан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев