Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

“Син бит элемтәче, килеп туган хәлне җиткерергә тиеш”

Ветеранга июнь башында 95 яшь тулды.

(Тәтеш, 16 июль, "Тәтеш таңнары"). Бөек Ватан сугышында катнашкан Петр Матвеевич Фомин 1943 елның августында фронтка эләгә. Ветеранга июнь башында 95 яшь тулды.

Петр Матвеевич Тоншермада гади крестьян гаиләсендә туа. Авыл мәктәбендә дүртенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, “Искра Ильича” колхозында төрле эшләрдә хезмәт куя. Бөек Ватан сугышы башлангач әтисе фронтка китә. 

“Мине 1943 елның 8 гыйнварында чакырып алдылар. Бикин шәһәрендә яшь сугышчылар курсын узганнан соң, кабат оештырылган полк сос­тавында, укчы полкта кырдагы кабель линияләре телефонисты вазифасында укчы полкка кабул итеп,  фронтка җибәрделәр”, – дип сөйли Петр Матвеевич. 

Яңа ел җитәрәк рота фронт сызыгын чыгарга һәм алдан билгеләнгән урынны алырга боерык алган. Төнлә белән тынлыкта хәрәкәт иткәннәр, көтмәгәндә атыш башланган.
“Мин чокырга аудым һәм ата башладым, әмма берничә минуттан соң уң кулымда көчле авырту тойдым һәм аңымны югалтканмын. Кар өстендә күпме ятканымны хәтерләмим, таң алдыннан гына аңыма килдем, баш авырта, җиңелчә баш әйләнүен тоям, торырга тырыштым, ләкин кинәт уң янга бөгелеп, яраланган кулымны кузгаттым һәм авыртудан акырып җибәрдем, – дип искә ала Петр Матвеевич. – Мин берничә минут аптырап  басып тордым һәм бары берникадәрдән миңа эчке тавыш пышылдагандай булды: “Син бит элемтәче, килеп  туган хәл турында командованиега җиткерергә ­бурычлы”.  

Ашыкмыйча гына атладым, көч акрынлап кимеде, әмма кинәт миңа каршы килүче кызылармиячеләрне күрдем. Санаулы минутлардан соң мин полк командирына килеп туган хәл турында җиткердем”.

Мәскәүдә ясалган опера­циядән соң, аны Себергә, тернәкләнү өчен госпитальгә җибәрәләр, аннан 1944 елның апрелендә, алга таба хезмәт итәргә яраксыз дип танылып чыга. Тоншермага кайта.

Петр Матвеевич ике елдан соң, авылдашы Ольгага өйләнә, аларның җиде баласы туа.
Элекке фронтовик колхозда бригада җитәкчесе булып эшли, аннары – сатучы. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев