Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Сугыш батыры турында сөйлибез

Без үзебезнең карт бабайны беркайчан күргән булмады, аның турында һәм аның батырлыгы хакында безгә әни белән әби сөйләде. Ул һәрвакытта безнең йөрәкләрдә булачак.

(Тәтеш, 19 апрель, «Тәтеш таңнары») Безнең әбинең әтисе Гафаров Хәбир исемле. Ул Татария АССР Олы Тархан  районы Мантов поселогында туган, 17 яшендә, үз елларына 4 айны өстәп, 1943 елның 24 апрелендә фронтка киткән. Гвардия сержанты исемендә  116нчы гаубица артиллериясе полкында сугышчан коралны төзәп-атучы булып хезмәт иткән. Безнең карт бабай сугыштан 1949 елда күкрәгенә медальләр һәм орденнар тагып кайткан.

РФ Оборона министрлыгының үзәк архивында безнең карт бабайның батырлыгы язылган документ бар: “Иптәш Гафуров Земландск ярымутравында немец илбасарлары белән барган сугышта, аеруча да Кенигсберг шәһәре һәм крепостен штурмлаган вакытта гадәттән тыш батырлык, каһарманлык үрнәге күрсәтте. Көнчыгыш Пруссия территорияләрендә 1945 елның 13 гыйнварыннан 24 апреленә кадәр барган бәрелешләрдә үзенең орудие уты белән 52 немецны, 5 пулеметны, 2 танкка каршы оборонаны, сугышчан йөк төягән 4 автомашинаны юкка чыгарды, дошманның 1 күзәтү пунк­тын, 2 ату окопын җимерде, 4 пулеметны изеп ватты. Батарея сос­тавындагы уттан атып минбатарея юкка чыгарылды, 4 минбатарея, 5 артбатарея изеп ватылды, бу Көнчыгыш Пруссиядә немец гаскәрләрен тар-мар итү эшендә безнең частьләргә уңышка ирешергә йогынты ясады”.

Гафаров Хәбир Абдрахман улы 1945 елның 24 маенда кыюлыгы, батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Безнең карт бабайның шулай ук башка медальләре һәм рәхмәтләре күп: II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Кенигсбергны алган өчен” “Германияне җиңгән өчен” һәм башка медальләре бар. Гаилә архивында Югары Баш командованиедән бирелгән рәхмәтләр дә кадерләп саклана.

Карт бабам тыныч вакытта илебез җитешлеге хакына районыбызда хезмәт куйган, җитәкче вазифаларын биләгән. Бик яхшы хезмәт күрсәткечләре өчен “Мактау билгесе” ордены белән бүләкләнгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев