Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Сугыш турында аз сөйләгән

Починки-Новольяшево авылыннан Михаил Морозов исән чагында сугыш турында аз сөйләгән, әлеге хатирәләр аның өчен аеруча да авыр булган.

(Тәтеш, 12 февраль, “Тәтеш таңнары”, Елена Викторова).  “Бары тик бервакыт, бәйрәм табыны янында утырганда ул ике тапкыр яралануын әйтте. Бомбага тоткан чагында чак кына әсирлеккә эләкмәдем диде. Аксаклап йөрде, чөнки ярчык бер аягына эләгә. Шуңа күрә 1942 ел ахырында демобилизацияләнә. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә”, – дип сөйли ветеранның улы Александр Морозов. Михаил Тимофеевич фронттан кайтканнан соң башта баш бухгалтер булып эшли, ә аннары – колхозда баш икътисадчы. Хатыны Елена Ильинична белән бергә биш бала тәрбияләп үстерәләр. Улы әйтүенчә, ветеран Җиңү көнен һәрвакытта иң мөһим бәйрәмнең берсе дип санаган. Михаил Тимофеевич 2000 елның апрелендә вафат булган, кече ватанында җирләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев