“Торналар күккә очтылар”
22 октябрьдә үзәк китапханә хезмәткәрләре Тәтештәге 2 нче урта мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алу көненә багышланган “Торналар күккә очтылар” дигән акция үткәрделәр.
(Тәтеш, 23 октябрь, "Тәтеш таңнары"). 22 октябрьдә үзәк китапханә хезмәткәрләре Тәтештәге 2 нче урта мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алу көненә багышланган “Торналар күккә очтылар” дигән акция үткәрделәр.
Укучылар бу бәйрәмнең символы ни өчен нәкъ менә ак торналар булуын белделәр. Аларның күңелләрен Хиросимада атом-төш бомбардировкасы нәтиҗәсендә һәлак булган, мең торна ясарга өлгермичә калган япон кызы Садако Сасакиның фаҗигале тарихы кузгатты. Акция ахырында укучылар һәлак булган барлык геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм күккә канатларында сугыш вакытында һәлак булган туганнарының исемнәре язылган кәгазь торналы һава шарлары очырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев