Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Тәтеш районында Бердәм гамәлләр көне узды

Бердәм гамәлләр көнендә 8-11 нче сыйныф укучылары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнашты.

(Тәтеш, 19 апрель, “Тәтеш таңнары”). 2021 елның 19 апрелендә Тәтеш муниципаль районы мәгариф оешмаларында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының геноциды һәм аларның ярдәмчеләре истәлегенә бердәм гамәлләр көне үткәрелде.

Бердәм гамәлләр көненең максаты 1941-1945 елда оккупацияләнгән  территориядә Бөек Ватан сугышы елларында нацистларның һәм аларның булышчыларының тыныч совет гражданнарына карата кылган җинаятьләре турында тарихи дөреслекне саклау. Кызыл Армиянең гамәлләре һәм Совет халкының Җиңү яуларында берләшүе безнең дәүләтебезне һәм аның гражданнарын тулысынча юк итүдән саклап калуын тарихи хәтер призмасы аша күрсәтергә.

Бердәм гамәлләр көнендә 8-11 нче сыйныф укучылары һәм урта махсус уку йортлары студентлары катнашты. Чара кысаларында "Вакыт срогыннан башка" видеоролигын карау һәм "Онытырга ярамый" дигән хатны язу оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев