Тәтеш районында “Буыннар йөрәгендә Хәтер!” дип исемләнгән конкурс старт алды
Конкурста Тәтеш муниципаль районы уку йортларының 14 яшьтән 21 яшькә кадәрге укучылары катнаша.
(Тәтеш, 12 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). 2020 елның 9 ноябреннән 11 декабренә кадәр Тәтеш муниципаль районында Хәтер һәм Дан елына, Ватан Геройлары көненә багышланган “Буыннар йөрәгендә Хәтер!” дип исемләнгән конкурс старт алды.
Конкурсның максаты - Тәтеш муниципаль районы яшьләрендә патриотик хисләр, тарихи мираска хөрмәт һәм аны саклау өчен җаваплылык формалаштыру.
Конкурста Тәтеш муниципаль районы уку йортларының 14 яшьтән 21 яшькә кадәрге укучылары катнаша.
Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк.
Тулырак мәгълүмат - “ВКонтакте” социаль челтәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев