Тәтешлеләр “Алар Җиңү белән кайтты” дип исемләнгән сорау белән мөрәҗәгать итәләр
“Тәтеш таңнары” гәҗите редакциясенә тәтешле ханым “Алар Җиңү белән кайтты” дип исемләнгән Хәтер китабы өчен җыйган мәгълүмат анкеталарының алга таба язмышлары ничек булуы турындагы сорау белән мөрәҗәгать итте.
(Тәтеш, 21 март, “Тәтеш таңнары"). Ветераннар турындагы мәгълүматлар белән эшләү хакында безгә Тәтештәге җирлекара китапханә директоры урынбасары Людмила Әхмәдуллина сөйләде, ул эшче төркемнең секретаре булып тора: “Безнең эшчәнлек белән беррәттән, декабрьдә волонтерлар, мәдәният бүлеге, балалар сәнгать мәктәбе, өстәмә белем бирү үзәге, “Форпост”, “Батырлык” төркеме белән эшләү оештырылды. Хәрби комиссариаттагы исәп карточкаларыннан алынган мәгълүматлар буенча 1512 анкета тутырылды, электрон почта буенча 98 килде, 30ы – китапханәгә китерелде, район гәҗите редакциясе тарафыннан 138 анкета тапшырылды. Авыл җирлекләрендә дә эш алып барылды. Барлыгы 1778 анкета эшкәртелде. Өстәмә исемлек 2183 фамилияне үз эченә ала. “Л” хәрефенә 145 фамилиядән исемлек төзелде, бу элек юк иде. Эшкәртелгән мәгълүматларны без Тәтеш районы башкарма комитетына тапшырдык, аннары боларны Казанга – “Алар Җиңү белән кайтты” дигән Хәтер китабын бастыру белән шөгыльләнүче республика редакциясенә җибәрделәр”.
Редакциядән: Сугыш ветераннары турындагы мәгълүматны җыю белән безнең хезмәткәрләр ирекле рәвештә шөгыльләнде. Редакциягә 138 анкета бирелде, аларның кайберләре буенча (туганнарының теләге нигезендә) “Тәтеш таңнары” гәҗите битләрендә язмалар чыкты. Төгәллек кертәбез: редакция хезмәткәрләре мәгълүматларны эшкәртү, төзәтү белән шөгыльләнмәде. Барлык анкеталар Тәтештәге җирлекара китапханә директоры урынбасары, “Алар Җиңү белән кайтты” дигән Хәтер китабына мәгълүматлар җыю буенча эшче төркем секретаре Людмила Әхмәдуллинага бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев