Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Тәтешлеләр “Җиңү диктанты” акциясендә катнашты

Бөек Ватан сугышы вакыйгасы Бөтенроссия тарихи диктантның темасы булды.

(Тәтеш, 9 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Россиянең барлык төбәкләрендә һәм аның чикләреннән ары да 2020 елның 3 сентябрендә Мәскәү вакыты белән 14 сәгатьтә “Җиңү ­диктанты” узды.

Акциянең максаты – Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү, ­тарихи белемлелекне арттыру һәм яшьләрне патрио­тик тәрбияләү.
Тәтеш районында диктант язуда 94 кеше катнашты.

“Мондый диктантлар үткәрү – яхшы идея. Сорауларны җиңел дияргә була. ­Сугышта катнашучыларның фоторәсемнәре астына фамилияләрен язарга кирәк булган биремнәр генә катлаулы булып тоелды. Барлык сорауларга дөрес җаваплар бирдем, дип өметләнәм”, – дип уртаклашты Тәтештәге 1нче урта мәктәп укучысы Маргарита Богян.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев