Тәтештә фестиваль булачак
“Батырлык” яшьләр клубы педагогы-оештыручысы Ксения Обидина яшьләр өчен социаль-әһәмиятле проектларны тормышка ашыру гранты иясе булды.
(Тәтеш, 13 август, "Тәтеш таңнары"). “Батырлык” яшьләр клубы педагогы-оештыручысы Ксения Обидина яшьләр өчен социаль-әһәмиятле проектларны тормышка ашыру гранты иясе булды.
“Хәтер буыннар йөрәгендә” проектының максаты – Бөек Ватан сугышы вакытында батырларыбызның хис-тойгыларын яшьләрнең күңеленә үтеп керә алу мөмкинлеген бирү. Проектның күләме – Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган театральләштерелгән күренешләр фестивале”, – дип уртаклашты Ксения Обидина. Планда – быелның сентябрендә проектны тормышка ашыра башлау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев