«Ватан тарихы буенча тест» халыкара акциясе
Һәр катнашучы тест узу турында сертификат алды.
(Тәтеш, 17 декабрь, "Тәтеш таңнары). 13 декабрьдә Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Ватан тарихы буенча тест” халыкара акциясе узды.
"Ватан тарихы буенча тест" "Зур тарих" масштаблы проекты кысаларында узды, аны Дәүләт Думасы каршындагы Яшьләр парламенты һәм коммерцияле булмаган оешмалар искә алу һәм дан елына тәкъдим иттеләр. Проект кысаларында 2020 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган массакүләм акцияләр һәм вакыйгалар уздыру планлаштырыла.
Катнашучыларга 40 сорауга җавап бирергә тәкъдим иттеләр. Бөек Ватан сугышы чорына аерым игътибар бирелде.
Һәр катнашучы тест узу турында сертификат алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев