“Ватан – ул минем гаять зур бер өлешем”
Безгә Олы Тарханнан язалар.
(Тәтеш, 8 июнь, "Тәтеш таңнары").
Ватан – ул минем гаять зур бер өлешем, чөнки мин – үз Ватанымның бер өлеше. Һәрбер кешенең тормышы һәм язмышы Ватанының язмышыннан тора. Ә Ватанның язмышы күп яктан аның гражданинының патриотлык хисләренең тирәнлегенә һәм көченә бәйле. Шуңа күрә дә Ватанга карата мәхәббәтне мин тормыш философиясе буларак кабул итәм.
Дарья Россеева
Ватанга мәхәббәт үз авылыңны, шәһәреңне яратудан башлана. Авыл тарихы – бу тере тарих, ул гаилә биографиясендә, буыннар язмышында чагыла. Без үзенчәлекле тарихы, кабатланмас тышкы күренеше булган Олы Тархан авылында яшибез. Һәм безнең бурыч – кече ватанны ярату, хөрмәт итү, үткәннәре һәм хәзерге белән горурлану.
Самат Солтанов
Туган авылыбыз безгә елның теләсә кайсы вакытында ошый. Җәйге каникуллар башлангач, без якындагы урманга барабыз. Анда табигать яшеллеккә төренә, гөмбә һәм җиләк үсә. Көзен һәм кышын без кичләрен бергәләп утырып чәй эчәбез, ә урамда һава торышы “көйсезләнә”. Әмма безгә бер дә салкын түгел, чөнки бар гаилә бергә булганда – күңелгә дә тыныч. Ә инде яз җитүгә авыл гүзәллеккә чума – беренче чәчәкләр, хәтфәдәй үләннәр шытып чыга, матур булып кошлар сайрый, кәеф тә күтәрелә. Без кече ватанны бик яратабыз.
Нурзидә һәм Нурзия Маштыевалар
Үз Ватанымны мин нигә яратаммы? Нигә икәнлеген хәтта белмим дә. Мин аны бары яратам. Миңа калса, туганда ук миндә инде андый хисләр булгандыр. Ватанны яратуның нәрсә икәнлеген гади итеп аңлатканда, ул үз халкыңның тарихын, гореф-гадәтләрен белергә, табигатькә сакчыл карарга, игелекле гамәлләр кылырга кирәк дигән сүз.
Рамилә Насыйрова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев