Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Бөек Җиңүнәң 76 еллыгына

Йортларына дүрт кара кәгазь килгән

Илебездә якыннары һәм туганнарына Бөек Ватан сугышы вакыйгалары кагылмый калган кешеләр юктыр ул, мөгаен.

(Тәтеш, 26 май, “Тәтеш таңнары",Елена Калашникова ). Илебездә якыннары һәм туганнарына Бөек Ватан сугышы  вакыйгалары кагылмый калган кешеләр юктыр ул, мөгаен. 
Тәтештән Волковлар гаи­ләсе аның михнәтен, ул чактагы барлык кыенлыкларны тулысынча үз җилкәсендә татыган.

Ирле-хатынлы Волковлар Совет урамындагы 5нче йортта кайчандыр алты улларын һәм кызлары Машаны тәрбияләп үстергән. Александр Васильевич инкыйлабка кадәрге вакытта икмәк пешерү өлкәсендә хезмәт куйган, җәйләрен балык тоткан, ә аның хатыны Мария Андреевна балалар һәм йорт хуҗалыгындагы мәшәкатьләрне үз өстенә алган. Олы уллары Николай Гражданнар сугышында катнашкан, өйләренә гарип­ләнеп кайткан, һәм озак та үтми вафат булган, Павел балачакта аягын имгәткән, педагогия институтын тәмамлаган һәм Жигулевскида мәктәп директоры булып эшләгән.

Константин, Василий, Петр, Виктор тирән белем алып, якты киләчәккә өметләнгәннәр, әмма 1941 елда сугыш башлана һәм дүрт ир туган фронтка киткән.

Константин – өлкән лейтенант, Ленинград янында каты яраланып, блокадалы шәһәрдә һәлак була. Петр – капитан, шулай ук Ленинград янындагы бәрелештә катнаша, шәһәр оборонасы өчен медаль белән бүләкләнә, шулай ук 1943 елда һәлак була. Аның погоннарын соңрак әти-әнисенә фронтташ дуслары җибәрә. Василий – кадрлар буенча хәрби, Украинада партизаннар отрядында һәлак була, ә иң кечесе Виктор – Латвиядә, туганнар каберлегенә җирләнә. Аның үлеме турындагы хәбәрне әти-әнисе Җиңү алдыннан, 1945 елның 7 маенда ала. Бу инде хат ташучы Совет урамындагы 5нче йортка китергән дүртенче кара кәгазь була.

Волковларның бердәнбер кызлары Маша берничә ел элек музей хезмәткәрләренә үзләренең гаилә тарихын сөйләгән. Хәзер ул исән түгел, ләкин, аның ярдәмендә, бертуганнарның батырлыгы хакында безгә билгеле. Аларның туганнарының бездә булган мәгълүматны тулыландыра алу мөмкинлеге бар. Сезне редакциядә көтәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев