Аның исеме хәтердә уелып калачак
2025 ел - Ватанны саклаучылар елы.
Олы Тормы авылы җирлекара китапханәсе китапханәчесе Лилия Гафиятуллина махсус хәрби операциядә катнашкан авылдашы Сухроб Ятимов турында сөйләде.
– Батырлык кылган кешеләр көндәлек тормышта үзләре турында бөтенләй дә уйламыйлар. Югалтулар турында сөйләү һәрвакытта да авыр һәм әрнүле, әмма тормыштан япь-яшьләр киткәндә, сөйләве икеләтә кыен. Украинадагы махсус операция барышында нацизм һәм террорга каршы торганда авылдашыбыз Сухроб Исмәтулоевич Ятимов үз гомерен дә аямады.
Ул 1985 елның 1 августында Таҗикстан Республикасының Кумсангир районы Дусти шәһәрендә туган. 1992 елда әнисе белән бергә Олы Тормы авылына күченеп кайтты. Ул авыл җирендә үскән һәм киләчәк турында хыялланган гади бер егет иде. Олы Тормы урта мәктәбендә укыды. Спорт белән актив шөгыльләнде. 2000 елда 9нчы сыйныфны тәмамлады. 2003 елда Россия Кораллы Көчләре сафына алынды. Отделение командиры, сержант исеме алды. Армиядән соң Казанга эшкә китте. Өйләнде, кызы туды. 2014 елда Сухроб Исматулоевич гаиләсе белән Олы Тормыга күченеп кайтты, биредә “Новая Заря” хуҗалыгына эшкә урнашты. 2023 елның ноябреннән махсус хәрби операциядә булды. Клещеевка һәм Андреевка өчен сугышларда катнашты. Каты яралану алды. 2023 елның 15 декабрендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды. Олы Тормы авылында җирләнде. Улын лаеклы тәрбияләгән өчен геройның әнисе Сиринә Таһировна алдында баш иябез. Аның исеме батыр егетне белгән туганнарының, якыннарының һәм барлык кешенең хәтерендә мәңгегә сакланыр. Геройга мәңгелек хәтер! – дип яза Лилия Гафиятуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев