Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
#БезненГеройлар

Батыр турында сөйлә

“Геройлар янәшә” – “Герои рядом” II ватанпәрвәрлек юнәлешендәге ачык әдәби конкурска эшләр кабул итү дәвам итә.

Конкурста катнашу өчен мах­сус хәрби операция йөклә­мәләрен хәл итү барышында Татарстанда туучылар­ның фидакарьлеген, батырлыгын, каһарманлыгын, ватанпәр­вәр­леген чагылдырган 2022 елдан бирле язылган (моңа кадәр әлеге яки башка конкурсларда игълан ителмәгән) әдәби әсәрләр кабул ителә.

Эшләр 2026 елның 1 августына кадәр рус һәм татар телләрендә “Повесть”, “Хикәя”, “Поэма яки шигырьләр циклы”, “Очерк” номинацияләре буенча кабул ителә.

Яңа “Роман” номинациясенең рус һәм татар телләрендәге эшләре 2026 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә.

Гаризалар “Геройлар янәшә” – “Герои рядом” ватанпәрвәрлек юнәлешендәге ачык әдәби конкурс” тамгасы белән konkurs@tatkniga.ru электрон почта адресына җибәрелә.

Белешмә өчен телефон: 8 (843) 519-45-39. Конкурста җиңүчеләр 2026 елның 9 декабрендә бүләк­ләү тантанасында игълан ителә­чәк. 2026 елда конкурсның гомуми приз фонды – 6 640 000 сум.

Конкурста “Повесть”, “Хикәя”, “Поэма яки шигырьләр циклы” һәм “Очерк” номинацияләрендә җиңүчеләрнең эшләре – 2026 елда, “Роман” номинациясендә җиңүчеләр 2027 елда социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлеге кысаларында басылып чыгачак.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев