Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
#БезненГеройлар

Чакырылыш яше арттырылды

Чакырылыш яше арттырылды “РФ Кодексының хәрби исәп өлкәсендә административ хокук бозулар” турындагы административ хокук бозуларның 21 нче бүлегенә үзгәрешләр кертелде.

(Тәтеш, 19 август, «Тәтеш таңнары»). Тәтеш районының хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин нинди үзгәрешләр барлыкка килүе һәм аларның кемнәргә кагылуы турында сөйләде.

– Фәнис Әлфәтович, төзәтмәләр кертелү нигезендә чакырылыш яшенең үзгәрүе
мәгълүм.

– .Әйе, закон буенча, 2024 елның 1 гыйнварыннан чакырылыш яшенең югары сызыгы
хәзерге 27 яшьтән 30 яшькә кадәр арттырыла.
2023 елның азагында 27 яшь тулачак гражданнар запаста торган гражданнар булачаклар һәм 2024 елдагы чакырылышка эләкмиләр.

– Төзәтмәләр тарафыннан нинди җәзалар каралган?
– .2023 елның 1 октябреннән яңа штрафлар гамәлдә булачак:
- повестка буенча уңай сәбәпләрсез килмәгән өчен – 10 меңнән 30 мең сумга кадәр (500дән 3 мең сумга кадәр иде);
- гражданин тарафыннан хәрби комиссариатка гаилә хәле, белеме, эш урыны, укуы һәм вазифалары, яңа яшәү урынына күчеп китүе турындагы үзгәрешләрне хәбәр итмәгән өчен – 1 меңнән 5 мең сумга кадәр
(500дән 3 мең сумга кадәр иде);
- медицина тикшеренүеннән читләшкән өчен – 15 меңнән 25 мең сумга кадәр (500дән 3 мең сумга кадәр иде);
- хәрби билетны яки хәрби исәптәге башка документларны белә торып бозган, юк иткән яисә саксыз саклаганы өчен 3 меңнән 5 мең сумга кадәр (500дән 3 мең сумга кадәр иде).

Әгәр чакырылыш кампаниясе вакытында яшәү урынын алыштырса һәм бу хакта хәрби комиссариатка хәбәр
итмәсә, штраф 10 меңнән 20 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Читләшүчеләргә ирек биргән эш бирүчеләргә дә эләгәчәк.

Хәрби комиссариатка хәрби исәпкә куелырга тиешле гражданнар исемлеген тапшырмаган һәм аларның көн тәртибе турында сөйләмәгән өчен вазифаи затларга – 40 меңнән 50 меңгә кадәр, юридик затларга
350 меңнән 400 мең сумга кадәр түләргә туры киләчәк. Әгәр эш бирүче мобилизация игълан иткәндә хәрби комиссариатларга ярдәм күрсәтмәсә, вазифаи затларга штраф күләме – 60 меңнән 80 мең сумга кадәр,
юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Шулай ук Россиядә мобилизация яки сугыш вакытларында урнаштырыла торган хәрби-транспорт бурычларын үтәмәгән өчен 400 мең сумга кадәр
штраф каралган (россиялеләр дәүләткә милекләрендә булган транспортны һәм башка мөлкәтне тапшырырга тиеш).

– Читләшү челәр белән ничеккөрәшәчәкләр?
– .Апрель уртасында хәрби бурычлыларны цифрлы исәпкә алу системасын булдыру турындагы закон имзаланды. Бу гражданнарның хәрби комиссариатларга килүләрен нәтиҗәлерәк контрольдә тоту һәм үз бурычларын үтәмәүне булдырмау мөмкинлеген бирәчәк.

Башта хәрби хезмәт узарга бурычлыларга повестка тапшырганнан соң илдән чыгуны тыйдылар, аннары кире уйладылар һәм повестка махсус реестрда бастырылганнан соң ук тыю гамәле башкарылырга
тиеш дип хәл иттеләр. Хәрби хезмәткә чакырылучыларга чит ил паспортларын эчке эшләр министрлыгына яки күпфункцияле үзәкнең миграция бүлегенә тапшырырга йөкләделәр.

Повесткада күрсәтелгән көннән алып 20 календарь көн узгачтын да хәрби комиссариатка килмәүчеләр өчен өстәмә чикләүләр керттеләр – шәхси эшкуар һәм үзмәшгуль сыйфатында дәүләт теркәвенә алуны тыю, транспорт йөртү һәм күчемсез милек белән килешүләр төзү мөмкинлегеннән мәхрүм итү.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев