Икенче елга килергә вәгъдә иткәннәр
Узган елдан МХОда катнашып демобилизацияләнүчеләр социаль фондның тернәкләндерү үзәкләрендә медицина тернәкләндерүе һәм шифаханә-курорт дәвалануы буенча хезмәтләр ала башлады.
Тәтеш районында махсус хәрби операциядә катнашып демобилизацияләнгән дүрт ир-ат шифаханә-курорт дәвалануы алды.
МХОда катнашучыларның тернәкләндерү үзәкләренә дәваланырга барып кайтуы өчен түләүгә кагылышлы яңа кагыйдәләр быелдан үз көченә керде. Озатып йөрүче туганнарына хәзер яшәү, туклану өчен түләнә. Демобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләр юл билетларын үз акчаларын сарыф итмичә рәсмиләштерә алачаклар һәм алга таба аларны компенсацияләү өчен мөрәҗәгать итеп йөрмәячәкләр.
Яңа кагыйдәләр ветеранга медицина күрсәткечләре буенча озатып йөрүче кирәк яки махсус хәрби операциядә катнашучының I төркем инвалидлыгы булган очракларга кагыла. Урюм авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Сергей Николаев – әлеге социаль ярдәмнән файдаланучыларның берсе булды. Аның әнисе Раиса Николаевна аны шифаханә-курорт дәвалануына озатып йөрүче буларак барды.
– Улым Сергей 2022 елның 24 октябрендә өлешчә мобилизация кысаларында чакырылды, махсус хәрби операциядә мотоукчы белгечлеге алды. Каты яраланмаса да, кыска вакытлы ял барышында өйдә булганда, инсульт кичерде. Сергей төрле госпитальләрдә дәваланды. Март аенда ТР Социаль Фондының Тәтеш бүлеге юлламасы белән без Киров өлкәсе шифаханәләренең берсендә егерме көн тернәкләндерүдә булдык.
Табиблар һәм медицина хезмәткәрләре искиткеч, игътибарлылар, авыруларга карата кайгыртучан мөнәсәбәттә, туклану яхшы, көн саен концертлар була. “Монда сездә бик яхшы, бакчадагы бәрәңгене алгач, тагын килербез”, – дим табибка, моңа җавап итеп ул: “Закон буенча елга бер тапкыр тиешле, шуңа күрә рәхим итегез”, – диде. – “Ярар алайса, киләсе елга безне көтегез”. Ул елмайды һәм болай диде: “Һичшиксез көтәбез, килегез”. Без процедураларга йөрдек, улым – түләүсез, ә мин үзем түләп йөрдем, бу да яхшы, үз сәламәтлегемне дә азрак яхшырттым, хәтта дәвалау физкультурасы дәресләрендә дә булдык.
Шифаханәдә ата-аналары белән килгән МХОда катнашучылар күп, мин үзем кебек үк әниләр белән таныштым, аралашу өчен уртак темалар табылды, бу да рухи яктан ярдәм итә.
Улымның хәле яхшыра баруы сөендерә. Шифаханәдә күрсәтелгән тернәкләндерү чаралары аңа файдага булды, дип уйлыйм. Шуңа күрә мондый социаль ярдәм чарасы тиешле булган барлык демобилизацияләнгән МХОда катнашучыларга аңардан һичшиксез файдаланырга киңәш итәм, – дип уртаклашты Раиса Николаева.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев