“Себер” отрядында хезмәт итә
Шәһәрле Евгений махсус билгеләнештәге «Себер» отряды (хәрби разведка) составында хезмәт итә.
– РФ Оборона министрлыгы белән хәрби хезмәт узу турындагы контрактны имзалау карарын мин бер көндә генә хәл итмәдем, ул төптән уйланып һәм үлчәнеп эшләнде. Контрактны имзалау вакытында минем махсус хәрби операция зонасына бару тәҗрибәм бар иде инде, шуңа күрә үземне нәрсә көткәнен бик яхшы аңладым.
Әти-әнием өчен дә минем карар көтелмәгәнчә булмады, алар минем омтылышымны белделәр. Әлбәттә, алар моңа берникадәр борчылдылар, ләкин, минем теләгемне белгәнгә күрә, үгетләмәделәр һәм һәр нәрсәдә мине хупладылар.
Армиядә махсус билгеләнештә хезмәт итү сугышчылардан югары дәрәҗәдәге осталык таләп итә, әмма бу “гражданка”дан анда эләгү мөмкин түгел дигән сүз түгел әле. Бүгенге көндә тактик-махсус, инженер, утлы коралдан атуга әзерлек һәм башка күп-күп нәрсәләр турыдан-туры махсус хәрби операция барышы шартларында үзләштерелә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, моңардан әзерлек сыйфаты бары тик арта гына бара. Командирларымның һәм хезмәттәшләремнең күбесе гаять зур хәрби тәҗрибәгә ия, бу махсус хәрби операция кысаларында хезмәт итүне генә түгел, ә локаль сугышларда, “ерак юнәлешләрдә” хезмәт итү тәҗрибәсен үз эченә ала. Тупланган тәҗрибәләре белән алар мактанмыйлар, ә бик теләп уртаклашалар һәм хәрби хезмәт нечкәлекләрен үзләштерүдә ярдәм итәләр.
Махсус хәрби операция узу зонасында Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларын тулыландыру турында үзем кабул иткән карарга бер генә дә үкенмим, үземнең сайлавым белән һәм миңа шундый данлыклы подразделение хәрбие булу мөмкинлеге насыйп итүе белән горурланам. Бүгенге көндә безнең отряд махсус хәрби операция узу зонасының тактик юнәлешләренең берсендә дошманга каршы торуын дәвам итә. Эш, һичшиксез, җитәрлек, чөнки беркемгә дә сер түгел, хәзер безнең армия сугыш кырындагы барлык җинаятьчел күренешләрдә Киев режимына гына түгел, коткы салу юлына баскан барлык Көнбатышка – яшертен генә безнең илгә зыян китерүчеләргә дә каршы тора. Ләкин алар ничек кенә тырышмасыннар – аларның берни дә барып чыкмаячак. Без алга таба да сугыш кырында илебез һәм халкыбыз мәнфәгатьләрен яклаячакбыз. Без дошман белән көч позициясеннән сөйләшә алабыз һәм сөйләшәчәкбез. Һәм без җиңәчәкбез! – дип сөйләде Евгений.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев