Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
#БезненГеройлар

Штурмга кергән өчен бүләкләнгән

Яңа Льяшево Пүчинкәсе китапханәчесе Ирина Ефимова Чуаш Тайбасыннан махсус хәрби операциядә катнашкан Александр Мусаев турында сөйләде.

– Көндәлек тор­мышта батырлык кылучы кешеләр үзләре турында бөтенләй уйламыйлар. Югалтулар турында сөйләү һәрвакыт кыен һәм авыр, ә тор­мыштан бөтенләй яшьләр киткәндә, сөйләве ике­ләтә кыен һәм авыр. Украинадагы махсус хәрби  операция барышында нацизм һәм террорга каршы торганда авылдашыбыз Александр Магамедович батырларча һәлак булды. 

Ул 1987 елның 6 маенда Казан шәһәрендә туган. 1998 елда әти-әнисе белән Салмановка авылына күченеп кайттылар. Авыл җирендә үскән һәм киләчәк турында хыялланган гади малай иде. Салмановка урта мәктәбендә укыды, 9 сыйныфны тәмамлады. Александр җаваплы һәм ярдәмчел булды, үз сүзендә торды, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга ярдәм итте. Йомшак күңелле булса да, үзен дә рәнҗеттермәде. 2008 елда Чуаш Тайбасында йорт сатып алдылар, әнисе һәм энесе белән бергә күченделәр, анда ул Ленин исемендәге колхозга эшкә урнашты, шулай ук вахта ысулы белән дә эшләде. 2023 елның ноябреннән, патриот буларак, МХОда катнашырга алынды. Башта Һава-десант гаскәрләренә десант-штурм взводы курсанты булды, аннары отделение командиры вазифасына күчерелде. Работино өчен сугышта, хәрби заданиене үтәгәндә, яраланды һәм Батырлык ордены белән бүләкләнде. 2024 елның маенда өйдә ялда булганда, часть командиры Александрга штурмга кергән өчен тагын бер бүләк белән бүләкләнүе турында хәбәр итте. 2024 елның ноябрендә аның бригадасы, тәҗрибәле белгечләрдән торучы буларак, Курск өлкәсен азат итәргә җибәрәлде. Александр Ватан алдындагы хәрби бурычын намус белән үтәде.

2025 елның 1 гыйн­варында Дарьино авы­лында хәрби биремне үтәгәндә һәлак булды, Чуаш Тайбасы авылында җирләнде. Улын лаек­лы тәрбияләгәне өчен герой­ның әнисе Ирина Александровна алдында  баш иябез. Аның исеме бу батыр егетне белгән туганнарының, якыннарының һәм бөтен кешенең хәтерендә мәң­гегә сакланыр. Геройга мәңгелек хәтер! Чуаш Тайбасы авылында яшәү­челәрнең барысы да Алексан­др­ны яхшы кү­ңелле, ярдәмчел һәм шат күңелле егет итеп хәтер­лиләр, – дип яза Ирина Ефимова.

фтотоны Ирина Ефимова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев