Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
#БезненГеройлар

Хәрбиләрне бүләкләделәр һәм автомобильләр тапшырдылар

Татарстан делегациясе чираттагы тапкыр махсус хәрби операция зонасында булды.

Делегация составында ТР Рәисе ­Хакимияте җи­тәкчесенең беренче урынбасары Илнур Гарипов, ТР Премьер-министры урынбасары Фәнил Әһлиуллин, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, “Колос” агрофирмасы генераль директоры Ранис Мәүлиханов, “Татарстан” агрофирмасы генераль директоры Айрат Халитов бар иде.  

Махсус хәрби операция зонасына бару кысаларында район башлыгы  Рәмис Сафиуллов Тәтеш районыннан булган хәрби хезмәткәрләргә  дәүләт бүләкләре – “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале, шулай ук ­гуманитар ярдәм тапшырды. Сүз уңаеннан, Рәмис Хатыйп улының үтенеч гаризасы буенча тәтешлеләргә өченче тапкыр дәүләт бүләкләре тапшырылды.   

Шунысын билгеләп үтә­се килә, соңгы дүрт айда гына да безнең солдатларга Тәтештән 28 автомобиль ­техникасы һәм экскаватор, квад­ро­коптер һәм гексакоптер җибәрелде, аларны тапшыруда район башлыгы Рәмис Сафиуллов шәхсән үзе ­катнашты.

–     ­Сугышчыларыбыз без­нең ярдәмне тоярга ти­еш. Нәкъ тә алар бүгенге көндә Россиянең күп­мил­ләтле халкы һәм аның дәү­ләтчелеге мәнфә­гать­ләре сагында торалар, – дип ­уртаклашты Тәтеш районы башлыгы. 

Рәмис Хатыйп улының махсус хәрби операция зонасына 70нче тапкыр баруы булса, районыбызның авыл хуҗалыгы предприя­тиеләре җитәкчеләре өчен бу – 15нче тапкыр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев