Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Алинә Йосыповадан сыр, пекин кәбестәсе һәм сухариклар белән салат

Яңа ел рецептлары.

Без иң-иң  тәмле “Яңа ел” салатын сайлаган тәтешлеләр арасында сораштыру үткәрдек: болар “Тун астындагы сельд” булып чыкты, Оливье лидердан чак кына калышты.  

Әмма бүген безнең тугры укучыларыбыз сезнең бәйрәм табыныгызның күрке булырлык башка төрле тәмле салатлар тәкъдим итә. 

Алинә Йосыповадан сыр, пекин кәбестәсе һәм сухариклар белән салат

Кирәк: тавык ите – 250 грамм, пекин кәбестәсе – 200 грамм, каты сыр – 50 грамм, помидор – 200 грамм, сухариклар – 1 пачка, тоз, майонез (каймак) – 100 грамм.

Әзерләү тәртибе: 

Әлеге салат өчен теләсә нинди тавык ите туры килә — пешкән, кыздырылган яки ысланган, әгәр тавык ите кыздырылган булса, салат тәмлерәк булачак.

Тавык итен шакмаклап турагыз. Пекин кәбестәсен нәзек итеп кисегез. Помидорларны шакмаклап турагыз. Тәлинкәгә башта пекин кәбестәсе, аннары тавык ите, шуннан соң помидор һәм сухариклар салып, катламлап җәегез. Катламнар арасына майонез сылагыз. Өстенә уган сыр сибегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев