Алма өстәп ясалган салат-рулет
Әзерләгәннән соң килеп чыга торган форма рецептның төп яңалыгы булып тора.
Алма өстәп ясалган салат-рулет
Кирәк булачак:
селедка – 1 данә,
бәрәңге – 2 данә,
чөгендер – 2 данә,
кишер – 2 данә,
алма – 1 данә,
башлы суган – 1 данә,
аш серкәсе – 1 аш кашыгы,
майонез – 200 грамм,
тоз – тәменчә.
Әзерләү тәртибе: яшелчәләрне пешерергә һәм кабыгыннан чистартырга. Селедканы кисәкләргә турарга. Суганны шакмаклап турарга, аңа уксус салып 15 минут тотарга, маринадын түгәргә. Өстәлгә азык-төлек пленкасы җәяргә. Катламнарны ясарга. Беренче – вак угычтан уылган чөгендер, аннары – майонез. Икенче катлам – кишер, өстенә – майонез. Шуннан соң әчкелтем алма, өстенә – майонез. Аннары уылган бәрәңге, маринадланган суган һәм майонез. Селедканы бәрәңге катламы өстенә салырга.
Катламны рулет итеп төрергә, 10 минут тотарга, пленканы алырга һәм ашамлыкны өстәлгә бизәп куярга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев