Алма пирогы пешерү рецепты
---------
АЛМА ПИРОГЫ ПЕШЕРҮ РЕЦЕПТЫ
Кирәк:
Он – 400 грамм,
Көпшәкләндергеч – 4 чәй кашыгы,
Шикәр комы – 70 грамм,
Ванильле шикәр – 1 кап,
Йомырка – 2,
Сөт – 50 мл,
Атланмай яки маргарин – 150 грамм.
Әзерләү тәртибе:
Йомырка белән шикәрне, ванильле шикәрне яхшылап туглыйбыз, йомшартылган атланмай кушабыз, аннары сөт, он һәм көпшәкләндергечне иләп шул катнашма өстенә салабыз. Камыр басабыз.
Бу камырдан пешерелгән алма пирогы телне йотарлык тәмле килеп чыга.
фото ЯИ ярдәмендә тупланган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев